news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Реанимациядә тәмамланган экскурсия: ялда хатын-кызны агулы елан чаккан

news_top

Россиядән Әрмәнстанга ял итәргә барган хатынны агулы елан чаккан һәм ул реанимациягә эләккән. Бу хакта SHOT телеграм-каналы хәбәр итә.

Уфада яшәүче Регина гид белән бергә Азат елгасы тарлавыгына «Ташлар симфониясе» экскурсиясенә киткән. Кыз матур ташлар фонында фото ясаган, ә аннары бармагы канавын күреп алган. Турист, ярдәм сорап, гидка мөрәҗәгать иткән. Гид, паникага бирелеп, «ашыгыч рәвештә хастаханәгә барырга кирәк!» дип кычкыра башлаган. Ир-ат сүзләренчә, кызны агулы елан чаккан.

Регина травмпунктка килгәч, табиблар да паникага бирелә, ләкин шулай да кызны тынычландырырга тырышалар. Кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр: юлда туристның кулы ойый һәм күкрәк тирәсе кызыша башлый. Регинага укол ясыйлар, ләкин ул коса башлый, хәле начарлана бара. Пациентны реанимациягә салалар, анда аңа система куялар. Бәхеткә, кызның хәле яхшыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар