Реанимациядә эшләүче студент Данил: «Вакыт узу белән, үлемне кабул итәргә өйрәнәсең»
«Ел студенты-2023» Гран-при иясе Данил Мөдәрисов Чаллы медицина көллиятендәге дәресләреннән соң 5нче госпитальнең реанимация бүлегенә эшкә бара. Ул кече медицина хезмәткәре булып эшли, авыр хәлдәге пациентларны карый. Шулай ук ул ир-ат сәламәтлеген саклау темасына тикшеренү һәм диплом эше әзерли.
– Даниил, ни өчен син медицина өлкәсен сайладың, гаиләгездә табиблар бармы?
– Балачактан ук табиб-стоматолог булырга хыялландым. Аннары, медицина минеке түгел, дип уйлап, журналистикага китәргә теләдем, әмма соңрак химия һәм биология белән кызыксына башладым. Мәктәптә кызыл аттестат алдым һәм медицина көллиятенә укырга кердем. Без, әнием белән, 11нче сыйныфта калмыйча, колледжга бару яхшырак, дип уйладык. Минем бер туганым – кардиология бүлегендә өлкән шәфкать туташы, икенче туганым фельдшер-акушерлык пунктында эшли.
– Ни өчен реаниматолог булырга телисең?
– Эшкә урнашу өчен баш шәфкать туташы янына килгәч, миңа, хәзерге вакытта реанимациядә генә урын бар, дип әйттеләр. Монда кешеләр авыр хәлдә. Аларда уңай динамика булып, аларның өйләренә чыгып китүләрен күргәч, шатлык һәм горурлык хисе туа, чөнки менә нәкъ син аларга ярдәм итәсең, тынычландырасың, аларны карыйсың. Ләкин Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясенә пычак белән яраланган, аварияләргә юлыккан кешеләр дә килә, минем андыйлар белән бик эшлисем килми. Башка клиник очраклар миңа кызыклырак. Тагын әле мин даруханәдә төнге кизү торучы булып эшлим.
– Эшне уку белән бергә алып бару авырмы?
– Өченче курста бик авыр булды. Дәресләр күп, бернәрсәгә дә өлгермисең. Хәзер дә авыр булгалый – көндез укуда, аннары шуннан соң ук эшкә, анда смена иртәнге 7дә тәмамлана, һәм яңадан укырга барырга кирәк. Димәк, көн ярым өйдә бөтенләй булмыйм.
– Хастаханәдә эшләүнең авырлыклары бармы?
– Мин үзем авыр хәлдәге авырулар белән эшләргә теләдем, аларга ярдәм кирәк. Хастаханәдә һәрвакыт уңайлы эш шартлары булдырырга тырышалар.
– Син әле бик яшь, авыру кешеләр белән эшләү куркытмадымы?
– Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендәге авыр хәлдәге авырулар яткан интенсив терапия палатасында беренче практикамны узганда, бу эш миңа ошады. Мин эштән курыйкмыйм, кирәкле эш башкаруымны беләм.
– Психологик яктан авырмы?
– Башта авыррак иде: медицинаны теориядә өйрәнү бер хәл, ә менә эшләргә килеп, үлемне күрү – икенче хәл. Реанимациядә һәркемнең дөньяга карашы үзгәрә. Һәр авыру өчен борчыласың, бигрәк тә пациент монда озак калса. Аны ИВЛ аппаратыннан алып, гади палатага күчергәндә сөенәсең. Ул сине хастаханә коридорында күреп елмая һәм рәхмәт әйтә. Эшкә оптимистларча карарга кирәк: кайдадыр юмор белән, кайдадыр хезмәттәшләреңнең ярдәме булырга тиеш.
– Моңа ничек итеп җиңелрәк карарга?
– Иң мөһиме: боларның барысын да өйгә алып кайтмаска. Шулай да эшемнең авыр икәнен өйдәгеләр сизә. Вакыт узу белән, үлемне кабул итәргә өйрәнәсең.
– Үз сәламәтлегеңә башкача карый башладыңмы?
– Әйе, мөнәсәбәтем үзгәрде, үзеңә игътибарлырак була башлыйсың, тормышның, вакытның кадере арта.
– Реаниматолог булырга нәрсә этәрде?
– Реанимациягә төрле бүлекләрдән кешеләр килә, реаниматологлар төрле патологияләрне дәвалый, бу – бик мөһим. Миңа ашыгычлык ошый, ә реанимациядә бу – беренче эш, авыр хәлдәге авыруның хәлен ашыгыч рәвештә тотрыклыландырырга кирәк. Әлбәттә, даими адреналин ялыктыра, әмма тыныч атналар да була. Шулай ук мин авыруларны карау буенча кече персоналдан табибка кадәр бөтен юлны үтәргә телим.
– Медицина көллиятендә уку ошыймы?
– Әйе, бик! 1нче курста күңелсез иде, 2нче курста бик күп белем аласың, 3нче-4нче курсларда алган белемнәреңне тулыландырасың. Колледжда бик күп мөмкинлекләр бар – волонтерлык, журналистика, 2 ел инде мин фәнни җәмәгатьчелектә.
– Алга таба кайда укырга телисең?
– Санкт-Петербургтагы хәрби-медицина академиясен карыйм. Бу – бик дәрәҗәле, анда яхшы фәнни-техник база, стипендия ярдәме бар. Ижевск дәүләт медакадемиясен, Әстерхан яки Кубань медвузларын да карыйм.
– Син фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәсең, ир-атлар турында тикшерү эше язгансың, ни өчен мондый теманы сайладың?
– 2021 елда Чаллыда үлгән барлык ир-атларның 30 процентка якыны пенсия яшенә дә җитмәгән, ә хатын-кызларның 9 проценты гына. Бөтен Татарстанда, гомумән Россия Федерациясендә шундый тенденция күзәтелә. Шәһәрдә ир-атлар белән хатын-кызлар саны арасында шактый диспропорция күзәтелә: 100 ир-атка 120 хатын-кыз туры килә. Ә бит малайлар кызларга караганда күбрәк туа: һәр 100 кызга уртача 106 малай. 25-29 яшьләрдә 100 ир – атка 110 хатын-кыз туры килә (РФ буенча 100:102). 70 яшьләргә җиткәндә, бу аерма икеләтә арта. Диспропорциянең сәбәбе – ир-атларның иртә үлүе. Ир-атлар үлеме 35-39 яшьтә арта башлый, медицина хезмәткәрләре моны яшәү рәвеше белән бәйли: зарарлы гадәтләр, гиподинамия һәм дөрес булмаган туклану, вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәү.
Чаллыда спиртлы эчемлекләр тәкъдим итүче урыннар күп, күп ир-атлар өстендә ипотека, моңа эштәге киеренкелекләр өстәлә. Алар алкогольдән башка да ял итү ысуллары барлыгын белми. Һәр җомга һәм шимбә көнне мин хастаханәгә күбрәк ир-атлар керүен күрәм, алар йә агуланган, йә сугышкан. Стресс та күп, ир-атлар өчен ниндидер психологик ярдәм кирәк. Без моны ничек тормышка ашырырга икәнен өйрәнергә тырышабыз, һәм хатыннары да ирләрен ярдәм алырга юлларга тиеш. Быел диплом язам. Ир-атларны диспансеризацияләүгә чыга башлагач, алар белән әңгәмәләр алып барырга һәм шунда туплаган мәгълъматларымны кулланырга җыенам.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Юлия Зәйнуллина