Үрдәк итен рулет итеп ясап кую ысулы
Сабада яшәүче Исмегөл ападан мантый, өчпочмак һәм бәлеш пешерү өчен үрдәк итен алдан әзерләп кую ысулын тәкъдим итәбез.
Үрдәкне менә шулай сөякләреннән арындырып, эшкәртеп, катырып рулет итеп кисеп куярга. Нинди ризык пешерсәң дә тиз генә, җайлы гына кисеп алып салырга була, сөякләреннән арындырасы юк. Туңдыргычта да күп урын алмый.
Күп кеше бу ысулны күреп шаккаткан. "Әкият" алай эшләп булмый диючеләргә Исмегөл апа видео тәкъдим итә. Видео берничә өлештән тора, укка басып алга таба карагыз.