Үрдәк артыннан куып Иделдәге бозга кергән ир-ат батып үлгән
Үрдәк тотмакчы булганда, ике ир-ат боз астына төшеп киткән.
Казанда бер ир-ат үрдәк артыннан куып боз өстенә кергән һәм батып үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
Яңа Аракчино авылы тирәсендә Иделдә боз астына төшеп киткән ике ир-ат турында 16 ноябрьдә иртәнге якта коткаручыларга хәбәр иткәннәр.
Урынга килеп җиткән коткаручылар ачыклаганча, бу ир-атлар үрдәк артыннан куып бара. Алар әле бик юка булган боз өстенә чыга һәм икесе дә суга төшеп китә. Бер ир-ат үз көче белән ярга чыгып җитә. Икенчесе исә батып үлә.
Коткаручылар мәрхүм ир-атның мәетен табып алган.
Иделнең бу урынында боз калынлыгы өч сантиметрдан артмый, диелгән әлеге хәбәрдә.