«Һәрбер хатын-кыз аны күрсен иде!» - Миләүшә Сабирова Париждагы сәяхәтләре турында
Танылган юморист Данир Сабиров һәм аның тормыш иптәше Миләүшә Парижда булып кайттылар.
Данир Сабиров һәм аның тормыш иптәше Миләүшә туган көннәрен Парижда каршы алдылар. «Бер караштан гашыйк булып буламы? Һичшиксез, әйе! Париж — ул гомерлек мәхәббәт. Әлеге могҗизалар тулы шәһәргә бару — күптәнге хыялым иде. Аңлатып бетерә алмаслык көчле энергетикалы, романтика һәм мәхәббәт шәһәре. Тәмле круассаннар һәм француз багетлары белән дә сыйландык. Һәрбер хатын-кызга да Парижны үз күзләре белән күрергә насыйп булсын!» — дип язган Миләүшә инстаграм сәхифәсендә.
Кайбер виртуаль дусларының да Парижга бару теләге уянган булса кирәк. Данирга сораулар да яудыра башладылар:
«Данир, Парижга барып кайту күпмегә төшә?»;
«Әкияти матурлык. Бер-берегезне саклагыз!»
«Берәр малай алып кайтырга кирәк», — дигән киңәшләрен дә кызганмаган алар.
«Кайту белән багетларны куырга безгә фитнес үзәккә кил! Срочно!» — дип яза җырчы, фитнес-тренер Әсхәт Дөбер-Шатр