Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Разил Вәлиев Хатыйп Миңнегулов белән соңгы сөйләшүендә: «Ризык та үтми, йоклый да алмыйм»

news_top_970_100
Разил Вәлиев Хатыйп Миңнегулов белән соңгы сөйләшүендә: «Ризык та үтми, йоклый да алмыйм»
Зилә Мөбәрәкшина

Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы профессор-консультанты, галим Хатыйп Миңнегулов җәмәгать эшлеклесе, язучы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән соңгы тапкыр телефоннан нәрсә турында сөйләшүләрен сөйләде. Ул Разил Вәлиевкә вафатына 4 көн кала шалтыраткан булган.

– Разил, хәлең ничек?

– Хәлем яман шул, Хатыйп абый.

– Тамагыңнан ризык үтәме, йоклый аласыңмы?

– Ризык та үтми, йоклый да алмыйм…

– «Звезда Поволжья» газетасында Индус Ризакович Таһиров бик шәп мәкалә бастырган, синең белән бергә эшләгән елларын искә алып язган бит әле!

– Шулаймы… (кәефе күтәрелеп киткәне сизелде)

– Разил, өметне өзмик әле…

– Рәхмәт, Хатыйп абый! – диде дә, телефон трубкасына елап җибәрде…

...Разилне озатуы бик авыр булды. Ул да китеп барды. Камал театрына бик күп кеше килгән иде, зал тулы булды. Бик күп җирдә эшләде бит. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк! – диде профессор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100