Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Разил Вәлиев «мәңгелек кәнәфи» турында: «Котлауларны мин түгел, ул кабул итә»

Татарстанның халык шагыйре, язучы Разил Вәлиев инстаграм сәхифәсенә бик мәгънәле пост урнаштырган.

news_top_970_100
Разил Вәлиев «мәңгелек кәнәфи» турында: «Котлауларны мин түгел, ул кабул итә»
Рамил Гали

«Язучы Туфан Миңнуллин белән шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайлангач, икесе бер Комитетта эшлиләр. Атна буе, айлар-еллар буе гел янә­шә алар: бергәләп җыелышлар үткәрәләр, бергәләп командировкаларга йөриләр, төрле әдәби-мәдәни чараларда катнашалар, бергә­ләп бәйрәм дә итәләр.

Яңа ел бәйрәме алдыннан, га­дәттәгечә, дуслар, фикердәшләр Разил бүл­мәсенә җыела. Ә бүлмә хуҗасының — Комитет рәисенең өстәлендә өем-өем котлау открыткалары, дистәләгән телеграммалар. Разил, кунакларга бәйрәм табыны әзерләргә ният­ләп, өстәлдәге открытка-телеграммаларны кочагына ала да үзе утыра торган кәнәфигә илтеп сала. Моңа аптырап карап торган Туфан шулчак, кызыксынып, Разилдән болай дип сорап куя:

— Нигә кәнәфигә куясың бу котлауларны, бүлмәдә урын беткәнмени?

Разил, кәнәфинең аркасын сыйпап, болай дип җавап кайтара:

— Туфан ага, татарның иң олпат аксакал язучысы булып та, шуны белмисеңмени? Бу кот­лауларның туксан тугыз проценты миңа түгел, менә шушы кәнәфигә килә бит. Бу — минем бәйрәм түгел, аның бәйрәме, әйдә, сөенсен әле! Иртәгә бу эштән китсәм, мине котлауларның саны йөз мәртәбә кимиячәк. Яңа хуҗа килгәч, кәнәфи тагын открытка-телеграммаларга күмеләчәк. Димәк, без монда вакытлыча гына, ә кәнәфи мәңгелек! Әйдә, кәнәфи өчен берне күтәреп куйыйк әле», - дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100