Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Разил Вәлиев «Китәм» җыры турында: «Бу шигырь Хәния Фәрхи үтенече белән язылды»

Әлеге җырны талантлы җырчы, Глинка конкурсы лауреаты Эльза Заяри башкара.

news_top_970_100
Разил Вәлиев «Китәм» җыры турында: «Бу шигырь Хәния Фәрхи үтенече белән язылды»
Рамил Гали

Эльза Заяри «Яңа татар җыры 2021» бәйгесендә «Китәм» җыры белән чыгыш ясады. Ул үзенең инстаграм сәхифәсендә, җыр авторы Разил Вәлиев исеменнән, әлеге көчле җырның иҗат ителү тарихын язган.

«Шагыйрь, җырның авторы Разил Вәлиев бу җырның язылу тарихы турында менә болай сөйли…

«Вафатына берничә ай кала Хәния Фәрхи «Китәм» исемле җыр өчен шигырь язуымны сорап миңа мөрәҗәгать иткән иде. Мин башта аптырап калдым, «Кая китәргә җыенасың, ашыкма әле», — дип, шаяртыбрак җавап та кайтардым аңа.

Ә ул: «Беребез дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән, кайчан да булса китәргә туры киләчәк бит. Мин сәхнәдән китүне дә, дөньядан китүне дә уйлап әйтәм», — дигән иде.

Хәния исән чакта мин аның бер куплетын гына яза алдым да туктап калдым. Ул якты дөньядан киткәч кенә шигыремне язып тәмамладым.

Талантлы яшь композиторыбыз Миләүшә Хәйруллина аңа күңелне тетрәтерлек гаҗәеп көй иҗат итте.

Һәм без бу җырыбызны инде бакыйлыкка күчкән мәшһүр җырчыларыбыз: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Рафаэль Сәхәбиев, Хәмдүнә Тимергалиева һәм Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышларга булдык», — дип яза җырчы.

«Бик көчле җыр һәм искиткеч башкару! Кичәге концертның иң югары ноктасы шул иде, минемчә», — дип комментарий калдырган Эльзага җырчы Айдар Юнысов.

«Үзәкләргә үтеп керә. Тетрәндерә. Искиткеч. Шәп. Бик сыйфатлы итеп җырлыйсың. Рәхмәт»;

«Әлеге җырны бары тик син генә башкара аласың! Бу шедеврдагы әрнү һәм зирәклекне тиешенчә җиткерәсең. Разил Вәлиев һәм Миләүшә Хәйруллинага да сокланам. Афәрин», — дип тә язганнар.

Берәү Эльзага «Голос» проектына барырга киңәш иткән. Икенче инстачы исә «Голос» Эльзаның тавышына лаеклы проект түгел, аңа Европаның төп сәхнәләрендә чыгыш ясарга кирәк дип саный.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100