Баянчы, җырчы Рәзил Камаловка «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Әлеге зур сөенече белән артист социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша.
Бу карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйган.
Рәзилнең тамашачысы, дус-ишләре бу хәбәргә аның үзенә караганда да ныграк сөенгән бугай. «Котлы булсын, брат», «Син моңа лаеклы», «Чын күңелдән котлыйм. Татарстанның иң сөйкемле, талантлы, кояш кебек балкып торучы баянчысы», «Тәбриклим! Моң чишмәгез саекмасын, игелекле гомер юлын узарга насыйп булсын», – дип, бик күп матур сүзләр язып калдырганнар аңа.
Әлеге котлауларга без дә кушылабыз!
Фото: © Рәзил Камаловның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән