Җырчы, баянчы Рәзил Камалов яшьлектәге хатасын төзәтергә булган. Клиникага барып, йөзенең иң күренеп тора торган урынындагы яра җөен бетергән.
Бу яра эзенең каян барлыкка килгәнен беләсез инде. Белмәүчеләр дә бардыр. 2013 елда кич йөргәндә матайдан чыгып очтым да, шуннан калган җөй бу. Шулай инде, яшь чакта юләр булгач…
Шуны лазер ысулы белән киметеп карарга булдык. Фотона аппараты ярдәмендә дерманы калынайтабыз, ике атнадан коллаген кадатырга киләсе була.
Яшьлек хаталарын төзәтәбез. Бер авырту да булмады. Әлегә кызарыбрак тора, кабат көйләнәчәк», – дип сөйләгән Рәзил.