Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллинаның танышуларына кем сәбәпче?

news_top_970_100
Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллинаның танышуларына кем сәбәпче?
социаль челтәрләр

Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина ТНВ телеканалындагы «Манзара» тапшыруына кунакка килгәч, үзләренең танышу һәм кавышу тарихларын сөйләгән.

Тапшыруның алып баручылары Алмаз Гәрәев һәм Зөлфия Шәмсуарова аларның йөреп китүләре һәм икесе арасында яшь аермасының күпме булуы белән кызыксынган.

«Дүрт яшькә якын аерма безнең. Ә менә кем олырак икәнен үзегез чамалагыз инде», – дип шаян җавап кайтарган Рәзил. 

«Рәзил миңа: «Син миңа лайк куйдың», – дип килгән инде. Әмма мин ул вакытта Рәзилне белми идем, лайк куйганымны да хәтерләмим. Алай да, ул шулай дип уйлагач рәхәт», – дип сөйләгән танышып китүләре турында Рәфинә. 

«Чыннан да мин социаль челтәрләрдә синнән лайк күреп, кем икән бу кыз дип, кереп карадым. «ВКонтакте»да табып, язып карарга булдым», – дип өстәгән Рәзил.

«Ә чынлыкта ул лайкны минем дус кызым Гөлназ Шәрипҗанова куйган булып чыкты ахры. Шуңа күрә безнең кавышуыбызның сәбәпчесе – Гөлназ», – дип аңлаткан Рәфинә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100