Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина Яңа ел премьерасы – «Ак карлар» җырын тәкъдим итте.
Җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова язган, ә көен Олег Зиннәтуллин иҗат иткән.
«Атлыйбыз җитәкләшеп,
Көлешеп һәм сөйләшеп.
Сыенып бер-береңә,
Туя алмыйбыз серләшеп.
Карлар ява аклыкка, карлар сафлыкта.
Без атлыйбыз күмелеп мәхәббәткә, шатлыкка.
Уралыйк ак карларга,
Уралыйк бураннарга.
Берни түгел кыш салкыны
Бәхетле булганнарга...»