Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Районнан кумасалар ярый инде…» — Фәрит Галиевтан вакцинация турында такмаклар

Мәҗлесләр алып баручы Фәрит Галиев вакцинация турында такмаклар җырлый. Заманулла Байбаш сүзләре, көе халыкныкы, дип язган ул.

news_top_970_100
«Районнан кумасалар ярый инде…» — Фәрит Галиевтан вакцинация турында такмаклар
Фәрит Галиевнең инстаграмыннан

«Районнан кумасалар ярый инде. Ошаса лайк куй, ошамаса — дошманыңа җибәр», дип тәкъдим итә Фәрит Галиев.

«Аллам сакласын, кумасыннар районнан, битлек киеп җырла!» — дип тәкъдим иткәннәр аңа.

Көн тудымы башка сугу –

Котырды бит нация.

Мәҗбүриме, әллә юкмы,

Бездә вакцинация.

 

Таҗлы вирусны җиңәргә

Бергәләшеп тотындык.

Вакцинасын кадаттык та

Җиңел генә котылдык.

 

Ихтыяри – мәҗбүри дип

Өстәгеләр котыра.

Районның ярты планын

Бюджетниклар тутыра.

 

Кемдер алды справка,

Анализлар тапшырды,

Шулай иткәч оешманың

Күрсәткече яхшырды.

 

Антитела булучылар

Вакцинаны кадатмый.

Андыйлар процент киметә –

Җитәкчеләр яратмый.

 

Иң мөһиме сәламәтлек

Туктамый алга барыйк.

Прививка кадатканнар

Исән-сау гына калыйк.

 

Эх, эпивак

Кадатсам шешә колак.

Кадатмасам вакытында

Булырмын микән дурак?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100