Район газетасының баш редакторын үтерүчене хөкем итәләр
27 һәм 54 яшьлек ике ир-ат көнкүреш мәсьәләләре аркасында талашкан.

Тула өлкәсендә яшәүче ир-атны «Знамя» район газетасы мөхәррире Сергей Ванеевны үтергән өчен хөкем итәләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Өлкә буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 5 декабрендә Узловский районында яшәүче 54 яшьлек ир-атны үтерәләр. 27 яшьлек ир-ат бу кешенең күкрәгенә пычак кадаган. Фаҗига исерек килеш көнкүреш мәсьәләләре буенча талаш вакытында булган. РИА Новости агентлыгы чыганагы мәрхүмнең «Знамя» газетасының баш мөхәррире Ванеев булуын әйткән.
«Узловский районында яшәүче ир-атка карата җинаять эше судка тапшырылды. Ул машина урлаган һәм танышын үтергән», диелә өлкә прокуратурасы хәбәрендә. Ведомство вәкиле журналистларга раслаганча, мәрхүм ир-ат Ванеев булган.
Җинаятьтә гаепләнүчегә карата башка танышының машинасын урлап китү өчен дә гаеп белдерелгән. Ул шушы машина белән авариягә очраган. Бү үтерүгә кадәр 20 көн алдан булган, дип аңлатканнар прокуратурада.
Рязань өлкәсенең «Рязань.Лайф» хәбәрләр порталының баш редакторын үтергәннәр.