Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күптән түгел үткән коллегиясендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аеруча зур басым ясады. Ул бу өлкәне камилләштерү өчен махсус корпоратив уку йорты кирәк дип белдерде. 2006-2010 елларда Татарстанның Тукай районы, 2010-2011 елларда Менделеевск районы башлыгы булган, 2011 елдан Тукай районы Чыршылы авылында фермерлык белән шөгыльләнүче Таһир Хөрмәтуллин шушы уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты.
Кадрлар – җитди проблема. Мәсәлән, безнең районда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан бер генә агроном да, инженер да юк. Аларның барысын да шәһәрләр “йотып” бетерә.
Яшьләрнең авылда каласы килмәүләрен, беренче чиратта, хезмәт хакларының түбән булуы белән бәйләп аңлатырга яраталар. Шәхсән мин бу фикер белән килешмим. Эш хезмәт хакында түгел, халыкның эшлисе, хезмәт итәсе килмәүдә. Бер генә мисал китерәм: Дәмәшкъ корычы, аны ничек әзерләүләре турында ишеткәнегез бардыр. Әти кеше корыч әзерләгәндә баласы карап, өйрәнеп тора. Әтисе аны корыч ясау серләренә төшендерә, төпле киңәшләр бирә. Үсә төшкәч, баланың бу эшне тагын да камилләштерәсе килә, шуңа күрә кулына китап ала.
Ә бездә ничек? Хәзер яшьләр эшләмәс өчен укый. Ата-ана баласына нәрсә ди: “Укы, улым, алайса, сәнәк тотып, тирес ыргытырга туры килмәгәе”. Яшьләр авылда калмас өчен укыйлар булып чыга. Ә бит алар “сәнәк белән тирес ыргытмас өчен” түгел, ә бу эшчәнлекне камилләштерү ысулларын эзләү өчен укырга, эзләнергә тиеш, югыйсә. Авылны үстерү өчен эшләсәләр була бит.
Гомумән, соңгы елларда авыл кешесенә карата фикер тамырдан үзгәрде. “Син - авыл”, “син - чабата”, “колхозчы” кебек җөмләләр хәзер хурлау буларак яңгырый. Авыл кешесе нинди? Киенә белми, сөйләшә белми, янәсе. Гади эшчегә дан җырлаучы, аны мактаучы калмады. Хәтерләсәгез, элегрәк телевизордан танылган комбайнчы, токарь, шахтерларны, алдынгы колхоз рәисләрен күрсәтәләр иде. Ә хәзер игътибар үзәгендә кем? Филипп Киркоров.
XX гасырның 70 нче елларына кадәрге чорны гына алыйк. Бу елларда авылда халык шәһәр белән чагыштырганда күбрәк иде, икътисад та үсте, камилләште. Соңрак исә халыкны шәһәргә җәлеп итү эшчәнлеге башланды. Мәсәлән, “КАМАЗ” төзелешен мин үз күзләрем белән күргән кеше. Авылдагы бөтен малайлар Чаллыга китеп барды. Бу чорда икътисадның үсеше турында күпме генә сөйләсәләр дә, 70-80 нче елларда аның, киресенчә, түбән тәгәрәгәнен күрәбез. Бу күренешкә аңлатма табу авыр түгел: авылда яшәүчеләр саны кимеде, оста куллы, тырыш халык бетте.
Минем фикеремчә, икътисадны үстерүдә авыл хуҗалыгы иң зур рольләрнең берсен уйнарга тиеш.
Шәһәрләрдә торак йорт төзелеше темпларын бераз акрынайту кирәк! Ә авылларга исә, киресенчә, игътибарны арттыру сорала. Калада болай да сулыш алып булмаслык дәрәҗәдә кысан, ә авылда кеше юк.
Хөрмәтуллин Таһир Нурулла улы 1955 елда Чыршылы авылында туа. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Совхозда инженер, Казан депосында мастер, “Сосновоборский” совхозында директор булып эшли. 2010-2011 елларда – район башлыгы.