news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Раяз Фасыйховның әтисе вафат булган

Җырчы күңелсез хәбәрне сторисында язган.

news_top
Раяз Фасыйховның әтисе вафат булган
https://www.instagram.com/rayazfasikhov/

Раяз һәм Рәсим Фасыйховларның әтисе каты авырудан соң вафат булган. Кайгылы хәбәр турында Раяз инстаграмда сторис куйган.

«Әти китте», — дип язган җырчы.

Бу хакта җырчының энесе Рәсим дә хәбәр итә. Ул әтисенең табын артында җырлап утырган видеосын куйган.

«Әти китте. Кунак кына шул барчабыз да. Рәхмәт, әти. Урыннарың Оҗмахта булсын», — дип язган музыкант.

Артистларның дуслары һәм инстачылар кайгы уртаклашкан. «Бик яхшы кеше иде Наил абый, урыны җәннәт түрләрендә булсын», — дип теләгән мәрхүмне белүчеләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар