Раяз Фасыйхов:Уфада "Татар җыры" булган икән, Казанда "Башкорт йыры"н үткәрергә кирәк
Бер төркем җырчылар - Раяз Фасыйхов, Элвин Грей һәм Әнвәр Нургалиев бергә фотога төшкән вакытта уртак фикергә килә - "Татар җыры" Уфада үткәрелсә, Казанда "Башкорт йыры" да үткәрелергә тиеш! Видеоны Инстаграм битенә Раяз Фасыйхов элгән.
"Татар җыры - 2019", киләсе тукталыш 21 декабрьдә Казанда", - дип язган Раяз Фасыйхов.
"Татар җыры" Уфада. Менә шундый галәмәт.
Уфада "Татар җыры" булган икән, Казанда "Башкорт йыры"н үткәрергә кирәк. Килешәсеңме, Радик?" - дип сорый Раяз Фасыйхов. Элвин Грей җырчыга уңай җавап бирә: "Әйе, Радий Хәбировка әйтергә кирәк", - ди. "Бу бик яхшы булачак", - дигән уртак нәтиҗәгә килә җырчылар.
"Иң-иңнәре җыелган Уфага", "концерт өчен рәхмәт, без сезне яратабыз һәм һәрвакытта да көтеп калабыз", - дигән халык.