Раяз Фасыйхов кәрт сукканда Хәмдүнә апа Тимергалиеваны алдаган
Ике татар җырчысы - Раяз Фасыйхов белән Хәмдүнә Тимергалиева бер почмакта кәрт сугып утырган.
Бигудилар чорнап, кәрт сугып утырган Хәмдүнә апаны фотога төшереп, Раяз инстаграмга куйды.
Уен тигез генә бармаган булса кирәк. Хәмдүнә апа чыккан кәртләрне ошатмаган. "Миңа нишәлп җиделәр генә өләштең", дип ризасызлык белдергән.
Раяз үзенә дә начар кәртләр чыкканын әйтә. "Как будто үземдә әйбәт карталар", дип яза ул.
Ә бит фотода күренә: Раязның үзендә "дама черви", "унлык" та бар, Хәмдүнә апаныкы кебек "җиделәр" генә түгел.
"Әй, иптәшләр, сез мөселман түгелме әллә? Мөселманнар өчен карта уйнау гөнаһ бит", - дип шелтәләгәннәр Хәмдүнә Тимергалиеваны. "Аңа инде карта уйнарга түгел, дога укырга кирәк, яулык ябып", - дип кушылган икенчесе.