news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Раяз Фасыйхов күптәнге хыялын чынга ашырган — авылга вертолет белән кайткан

Җырчы вертолет белән бакчадагы печәнгә төшкән видеосын куйган.

news_top
Раяз Фасыйхов күптәнге хыялын чынга ашырган — авылга вертолет белән кайткан
Рамил Гали

Раяз Фасыйхов күптәнге хыялын чынга ашырган. Җырчы вертолет белән авылдагы бакчасындагы печәнгә төшкән видеосын куйган.

«Үз авылыма вертолет белән кайтып, туган йорт артындагы печән җиренә төшәргә күптән хыяллана идем. Бүген чынга ашты!» — дип язган ул.

«Бакчадагы помидор, кәбестә өчен куркып тордым»;

«Мактанчыклар бригадасы»;

«Кода, минем бакчага да төш әле. Урын җитәрлек, помидор да юк»;

«Салаваттан кабатлыйсың»;

«Салаватны бөтен кеше дә кабатлый алмый. Булдыра алгач, молодец, энем», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

«Ярый әле помидорлар өстенә төшмәдең. Минем әби төшермәс иде бакчага, печән мөһимрәк», — дип язган Гөлназ Сәфәрова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар