Раяз Фасыйхов аерылган дигән сүз дөресме?
Раяз Фасихов турында яман сүз чыкты. "Раяз аерылган икән", - дип сөйлиләр. Моңа ачыклык кертергә теләп, үзенә шалтыраттык.
- Сезнең турында "хатыныннан киткән, яшь кыз белән яши икән" дигән сүзләр йөри. Утсыз төтен булмый, диләр. Әлеге сүзләргә ачыклык кертсәгезче...
- Кая китим(көлә). Дошман сүзе бу! Аллаһка шөкер, бик матур яшибез, бергә яшибез!
- Балаларыгыз үсеп беткән инде. Өченчесен алып кайтырга теләк юкмы соң?
- Дөресен генә әйткәндә, бу икесен матур итеп тәрбияләп, кеше итә алсак, җиткәндер... Алай да кем белә бит әле?