Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раяз Фасыйхов тормыш иптәше турында: «Көнләшә инде ул»

news_top_970_100
Раяз Фасыйхов тормыш иптәше турында: «Көнләшә инде ул»
социаль челтәрләр

«Шаян ТВ» телеканалындагы «Маршрутка» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов тормыш иптәше Люция белән тату, матур гомер итүләренең серен әйткән.

Аның фикеренчә, матур яшәүче һәр гаиләнең сере – гармониядә.

Ике кеше кавышалар да, бер-берсенең җитешсезлекләрен тулыландыралар, «пазллар»ны җыялар. Аллаһга шөкер, дөньяга балалар килә.

Люция ул – бик әйбәт хуҗабикә. Бик нык кеше ул. Ул – минем капма-каршым, дөресен әйткәндә. Мин – хисле, хыялый, урыны белән «очып йөри» торган, ышанучан, «ыштансыз син» дип тә әйтә инде хатыным миңа. Ә ул акыллы, сабыр. Безнең очракта, 90 процент гаилә учагын саклаучы – ул Люция.

Ул тормышта мондый урынны үзе сайлады. «Минем балаларның үскәнен күрәсем, алар белән шөгыльләнәсем килә», – диде. Һәр кешенең үз эше булырга тиеш. Бу – үзеннән-үзе көйләнә. Аеруча инде 17 елга якын бергә яшәгәндә, барлык моментларны да өйрәнәсең, – дигән Раяз Фасыйхов.

Җырчы сүзләренчә, янәшәсендә фанатлары, хатын-кыз коллегалары бик күп булса да, хатыны Люциянең башын югалтып көнләшкәне юк икән.

Ул бит инде тере кеше, миңа карата хисләре дә бардыр. Көнләшә инде ул, ләкин бу – тилереп көнләшү түгел, нормаль көнләшү. Ләкин мин аңа көнләшерлек сәбәпләр бирмәскә тырышам. Төрле моментлар булырга мөмкин тормышта. Әмма хатыным үзенең урынын беркем дә яулый алмаячагын белә, – дигән Раяз Фасыйхов.

Бу хакта җырчы тапшыруның 30:00 минутында сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100