Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раяз Фасыйхов татарча сөйләшүче пилот күреп сөенгән

news_top_970_100
Раяз Фасыйхов татарча сөйләшүче пилот күреп сөенгән
социаль челтәрләр

Раяз Фасыйхов Себер якларына чыгышлар ясарга барганда, «МИ-8» вертолеты белән идарә итүче пилотның татар булуына сөенгән.

«Шундый матур җирләрне кайчан да булса күрербез дип уйладыкмы икән, уйламадыкмы икән. Әмма иң мөһиме: пилотыбыз татар абзые Рәмис абый булып чыкты. «МИ-8» вертолетында очып килдек. Пилот очраклы рәвештә генә Казанныкы булып чыкты. Менә егетләр белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп торабыз. Арабызда бер башкорт, ул да татарча сөйләшергә тырыша», – дип таныштыра ул пилот белән.

Пилот Рәмис абый Казанга, барлык җырчыларга һәм Раязның барлык язылучыларына зур сәламнәр дә җиткергән. «Ялт иттереп татарча сөйләшә. Кыз да татарга кияүгә чыкты, дип тә сөенеп йөри икән әле», – дип мактаган җырчы тагын бер тапкыр якташыбызны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100