Җырчы Раяз Фасыйхов һәм юмор остасы Данир Сабиров «ТМТВ» алып баручыларының: «Ни өчен балдак кимисез?» – дигән соравына җавап биргән.
«Егетләр белән күрешкәндә бармакны кыса. Шуның өстенә, мин баянда, гармунда һәм башка инструментларда уйныйм. Авырттыра ул балдак. Минем бит бер кешедән дә өйләнгән булуымны яшергәнем юк, – дигән Раяз.
«Ярар, нигә акланып торасың! Болай да бөтен халык белә бит инде безнең өйләнгән икәнне», – дип өстәгән Данир Сабиров.
Артистларның балдак киеп йөрмәвенә тормыш иптәшләре дә бер сүз дә әйтми икән.