Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раяз Фасыйхов: «Табиблар әтинең кайчан китәчәген чамалаган иде»

Раяз Фасыйховның әтисе Наил әфәнде узган елның октябрь аенда бу дөньядан китте. Наил әфәнде үзенең авырганын белмәгән дә икән.

news_top_970_100
Раяз Фасыйхов: «Табиблар әтинең кайчан китәчәген чамалаган иде»
Җырчының шәхси архивыннан.

Тиздән Сабантуйлар. Быел да бәйрәмнәрдә эшлисезме?

Әйе, әлбәттә, июньнең уникесенә кадәр бәйрәмнәр бар. 

Узган ел үз авылыгызга Сабан туе бәйрәменә вертолётта кайттыгыз дип беләм. Шулчак чәйнәделәр сезне…

Вертолет белән кайтмыйча булмады, чөнки мин киләсе Сабан туена өлгерми идем. Бер дә үкенмим, чөнки ул җәй әтиемнең соңгы җәе булды, кызганыч. Әтием инде менә быел Сабан туе бәйрәменә дә чыкмаячак… Октябрь аенда әти китеп барды. Ә чәйнәүләргә килгәндә, аларсыз булмас инде. Ул сүзләргә мин хәзер бер дә игътибар итмим. Мескеннәр чәйнәргә ярата!.. Кызганам аларны. 

Әтиегезнең үләчәген алдан белдегезме?

Белдек, чөнки начар авырту белән китте. Хәтта табиблар чама белән кайчан китәчәген дә әйткәннәр иде. Аны югалтуга әзер кебек идек, әмма әти киткәч ышанып булмады. Әле менә һаман да, үзем ике бала әтисе, тормышның арбасын тартып барган ир-ат булсам да, күңел ышанмый. 

Төшегезгә керәме?

Бик еш керми. Керсә дә, бары тик әйбәт булып керә. 

Әниегез Илсөяр апа ничек? 

Әкрен генә инде, авылда. 

Әтиегез исән чакта туган авылга еш кайтып булмадымы?

Юк шул, еш кайтылды дип мактана алмыйм. Үзе килә иде. Соңгы атналарын да бездә үткәрде. Мин әтигә бик рәхмәтлемен!..

Әтиегез сезнең карьерада төп рольләрнең берсен уйнады, шулай бит? Сезне таныткан «Кыз казлары» җыры аныкы бит?

Әйе, ул мине кечкенәдән бәйгеләргә йөртә иде, гармунда да уйнарга ул өйрәтте. Репертуарымны ул сайлады, зур сәхнәгә ул тәвәкәлләп җибәрде. «Кыр казлары», «Эзләмә син кабат очрашулар», «Серләрем» җырлары аныкы. Кызым да аның җырларын башкара. Минем иҗат юлымда аның роле бик зур. Рәхмәт!..

Тагын җырлар калдырдымы? Аларны башкарырга уйлыйсызмы?

Әйе, берничә җырым калды. Эшләргә планлаштырам, Алла боерса. Соңгы миңа күрсәткән җыры «Бер өмет» дип атала. Ул үзенең авыруын белмәсә дә, сизенгән микән инде?!..Без бит аңа бер сүз әйтмәдек, шатланып яшәп калсын, дидек. 

Быел концерт та куймадыгыз. Сез бит елга бер Казанда чыгыш ясый идегез.

Әти киткәч, кәефем булмады. Куймадым, әйе. Киләсе елга планлаштырам, инде уйлаша башладык. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100