Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рәхмәт түзгәнегез өчен» – Рифат Зарипов концертында көтелмәгән хәл

news_top_970_100
«Рәхмәт түзгәнегез өчен» – Рифат Зарипов концертында көтелмәгән хәл
"Татар-информ" архивы

Рифат Зарипов Уфага барып, баянга концерт куеп кайткан. Аппаратурасы берничә тапкыр сүнеп, җырчыны кыен хәлгә калдырган. Алай да, Рифат, югалып калмыйча, җырларын баянга кушылып җырлап чыккан.

«Уфа, рәхмәт сезгә түзгәнегез өчен. Аппаратура 3-4 тапкыр шартлап сүнгәннән соң, баянга гына булдыра алганча җырладык. Тамашачы бик рәхәт һәм бик җылы кабул итте», – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Нәкъ шушы ук залда, шундый ук хәл юмор остасы Рамил Шәрәповның да концертында да күзәтелгән икән.

«Молодец, Рифат. Уфада минем дә шулай булды. «Красопетка»ны баянга җырлап чыктым», – дип язган ул аңа.

«Аппаратура түзми, тамашачы түзә», «Супер булды, моңлы кеше югалып калмый инде ул», «Концерт нык шәп узды. Үзебезчә, авылча. Көлдердең елатканчы», «Искитмәле тавыш. Халык синең баянга җырлавыңны ныграк ярата», – дигән эчтәлектәге үсендерә торган комментарийлар да бихисап.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 март 2024
    Исемсез
    Булдырасың,егет!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100