«Бик күпләрегез яратып өлгергән «Рәхмәт сиңа» дигән җырыбызны тәкъдим итәбез сезгә. Бу өч көнлек дөньяда бер-береребезгә мәрхәмәтле, рәхмәтле булыйк! Дөньяларыбыз тыныч булса иде!
«Рәхмәт сиңа, рәхмәт булганыңа,
Аруларны белмәс кулларыңа.
Ник очрадың икән, димәвеңә,
Рәхмәт сиңа миңа түзгәнеңә...»
Яңа җырның авторлары – Айдар Тимербаев һәм Айдар Минхаҗев. Рәхим итеп тыңлагыз», – дип яза Рамазановлар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.
Җырчыларның иҗатын күзәтеп баручылар, яңа җырны ошатуларын белдереп, күпсанлы смайликлар калдырган.