Гүзәл Идрисова-Баһның «Рәхмәт әйтеп яшик язмышка» дигән җыры чыкты. Җырның бер өзеген «Татар радиосы» социаль челтәрдә чыгарды.
Җырның көен Илназ Баһ, ә сүзләрен Рәзинә Сәетгәрәева язган.
«Сез мәгънәле, матур җырлар сайлыйсыз. Бу җырыгыз да күңелгә үтеп керерлек булган. Афәрин!», «Сезнең җырларыгыз мәгънәле сүзләр, тирән хисләр белән языла. Бик яратып тынлыйм һәрвакыт!», «Бик матур жыр булган бу», – дип бәя биргән җырны тыңларга өлгерүчеләр.