Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәхимсез тормышта барысы да кабатлана (Кәрим Кара)

Яшьләренә төелеп хатын чыгып китте, ир уртларын чәйнәп өстәл артында утырып калды. Айратның каядыр барып зарланырдай кешесе юк иде. Әти-әнисе гүр ияләре, абыйсына аягы тартмый, җиңгә тиешле кеше торганы белән бер җен. Куалап чыгарырга да күп сорамас. Аннан соң, абыйсына зарланганнан ни файда? Берәр нәрсә үзгәреп китәрме?

news_top_970_100

Айратның каядыр барып зарланырдай кешесе юк иде. Әти-әнисе гүр ияләре, абыйсына аягы тартмый, җиңгә тиешле кеше торганы белән бер җен. Куалап чыгарырга да күп сорамас. Аннан соң, абыйсына зарланганнан ни файда? Берәр нәрсә үзгәреп китәрме?

Гауга куптарырлык сәбәп бар иде. Айрат иртәдән чыгып китеп, сәгать өченче киткәч кенә кайтып керә алды өенә. Каеш асты ныклап бушаган иде ирнең. Ничә тапкырлар ашханә яныннан үтеп-сүтеп йөрсә дә, кермәде, әз булса да акчаны янга калдырырмын, дип уйлады. Тәмле ашлар турында уйлап өйнең ишеген ачып керсә, өстәл буш, шар тәгәрәтеп уйнарлык, ә хатыны Тәслимә олаккан каядыр.

Суыткычтан бер литрлы банкага сөзеп куелган сөтне алып, шуны икмәкләп шудырырга тотынды Айрат. Күңелендә җеннәр котыра иде үзенең. Хатынының йөзенә бәреп әйтергә берсеннән-берсе усалрак сүзләр әзерли иде ул. Көткәнең алдыңа килә диләр бит. Банкадагы сөтнең соңгы йотымын йотып, батонның соңгы кабымын кабып утыра иде ир, ишек ачылып китте. Йөзе алланган, күзләре шат елтыраган Тәслимәсе тупсаны аша атлап үтте. Кулындагы төргәген диван өстенә ташлап, тиз-тиз өстен салырга тотынды.

– Кайтып өлгерә алмадым инде. Тамагыңа ашадыңмы соң? Берәр нәрсә әзерләп алыр идең, – дип сөйләнде үзе. Бу сүзләрдән тыны буылды Айратның. Кара, нәрсә дигән була? Эт кебек арып кайт та үз-үзеңнең тамагыңа да хәстәрләп аша, имеш. Чигенә барып чыкты бит бу хатын.

– Урамнан кайтып керә алмадың инде. Гаиләң ике ятып бер төшеңә керми. Ирдән мир кадерлерәк сиңа. Нинди ясалышы килмәгән нәрсә булдың соң? Мин, юләр, сиңа бәйләнгән, – дип кара янып тезә башлады ир алдан әзерләп куйган сүзләрен.

Яхшы кәеф белән кайтып кергән иде Тәслимә. Бүген ул авыл башлыгы хатыны Сәрия янына барды. Ун көнләп күз бетереп бәйләгән кофтаны илтте. Кул эшенә соңгы араларда остарган иде Тәслимә. Журналларда бирелгән өлгеләрне авылдашларына күрсәтеп, кемнәрнеңдер заказлары буенча бәйли башлаган иде. Менә Сәриягә дә вакытында өлгертте. Хуҗабикәгә бик ошады кофта. Уңга да, сулга да әйләнгәләде көзге каршында. Шуннан Тәслимәне зур якларына чакырды. Анда ук үткәне юк иде Тәслимәнең. Сокланып күзәтте ул бүлмә эчен. Яшиләр дә соң кешеләр! Әллә ничек сырландырып эшләнгән, ялтырап торган җиһазлар, идәнгә җәелгән паласка аяклар бата, билләһи. Иркенлек шундый , тын алулары җиңел мондый җирдә. Кайчан алар Айраты белән шулай җитеш тормышта яши башлыйлар инде? Килерме берәр заман андый көннәр?

Акчаны арттырып түләде Сәрия, шуннан Тәслимәне чәй өстәле артына чакырды. Бик ашыкса да, баш тартырга кыймады Тәслимә. Аннан соң, мондый абруйлы кеше белән чәй эчүләре үзе бер мәртәбә бит. Әллә башка туры килә, әллә юк... Шуңа соңга калды да инде ул. Сәрия белән мул табын артында үз булып сөйләшүләр, кесәне җылытып торган акчалар аның кәефен шактый күтәргән иде. Әмма Айратның йөрәк өшеткеч сүзләре сыпырып алгандай булдылар шатлык хисләрен. Минут эчендә рәнҗү биләде хатынның күңелен, бу туң йөрәккә ничек тә зәһәррәк сүзләр яудырасы килде аның.

– Син булдың инде җир кендеге. Гаиләңне туйдырырга хәлеңнән килмәгәнгә, мин йөрим инде урам буенда бераз акча эшләп булмасмы дип. Гел өйдә генә торырга, тәмледән тәмле пешерергә бик теләп риза булыр иде кем дә. Әнә кеше ирләре хатыннарын гөл итеп тота. Яхшыдан яхшыны кидерә, балда-майда йөздерә. Мин биш ел инде бер пәлтәне сөйрим. Шул хакта сөйлә син. Мине бәхете иткән икән берәү. Рәхмәт әйт синең белән тормышымны бәйләгәнемә, – дип күз яшьләренә тыгылып сөйли башлады Тәслимә.

Бу мизгелдә үз-үзенә шундый җәл булып китте ул. Йөгергән була, тырышкан була, бер кадере юк ире алдында. Әнә ничек җикеренеп утырган була, хәшәп.

– Көн дими, төн дими акча эшләп йөрим мин. Гаиләгә алып кайтам. Бу эшсез заманда юлын тапканмын әле. Акчаны төрлечә эшләргә була ул. Мин, мәсәлән, тир түгеп табам. Сиңа урам буйлап йөргәнгә түлиләрме әллә? Кемгә ияләштең, кемнең акчасы артып бара анда? Мин сине бәйләп куймаган. Баеракны тапкансың икән – әнә бар. Аттырвәләй… Башым тынычлар ичмасам, – дип тезде генә Айрат.

Ниләр сөйләгәнен үзе дә аңышмый башлаган иде ул. Әмма менә шул каршында торган хатын аның тормышын челпәрәмә китерде. Шуның аркасында бар бәхетсезлекләр аның тормышында.

– Чукынып кит! – дип ярсып кычкырды Тәслимә. – Күптәннән китәсем булган синнән. Җәлләп кенә тыелып тора идем. Атна башында ук судка гариза язып илтәчәкмен. Безнең капканың кайсы якка ачылганын оныт. Карап карабыз, ничегрәк яшәрсең икән ялгыз башың. Яхшылыкны аңламаган адәм актыгы булдың бер...

Шуннан җилтер-җилтер әйберләрен җыярга тотынды хатын, зур шакмаклы базар сукасына кулына эләккәннәрен сала барды. Бала әйберләрен дә онытмады. Уллары Илдусны әниләрендә кертеп куйган иде ул бүген. Ярый кайткан уңайга кереп алмаган.

Тагын ниләрдер дип әрепләштеләр әле ир белән хатын, әллә нәрсәләр дип әйтеп бетерделәр. Бер-берсеннән тәмам бизеп, күтәрелеп карый алмас хәлгә килделәр.

Яшьләренә төелеп хатын чыгып китте, ир уртларын чәйнәп өстәл артында утырып калды. Айратның каядыр барып зарланырдай кешесе юк иде. Әти-әнисе гүр ияләре, абыйсына аягы тартмый, җиңгә тиешле кеше торганы белән бер җен. Куалап чыгарырга да күп сорамас. Аннан соң, абыйсына зарланганнан ни файда? Берәр нәрсә үзгәреп китәрме?

Шулай матур яши башлаганнар иде Тәслимәсе белән. Әле дә кешедән ким-хур яшәмәскә тырышып ята иде Айрат. Алдагы көннәрдә аякка басарбыз, дип өметләнә иде. Дөнья кирәкме ни мондый хатынга, үз кырыгы кырык аның...

Көннең калган өлешен абзарда терлекләр арасында үткәрде ир. Кичкелеккә әрчеми генә бәрәңге пешерде. Ярар ятар корсакка. Машинасын караштырып куйды. Уң як ишегенең тәрәзәсе азагына кадәр күтәрелеп җитми иде.

Эшсез калгач, Айрат район үзәгенә авылдашларын йөртергә алынды. Аларның авылына гомер автобус йөргәне булмады. Ә кешеләрнең йомышы төшеп тора район җиренә. Кайсысына врачка күренергә кирәк, кайсысы базарга бара, кирәкле кәгазьләр юллыйлар. Ниятләгән кешеләр, гадәттә, кичке якта Айратка шалтыратып урын алып калалар. Һәр көнне дүрт пассажир, билгеле тарифы бар. Шулай итеп булса да көн күрергә тырыша иде ир. Тиенләп акча җыя иде ул. Хыялы-тәгәрмәчле трактор алу. Ул чакта акча агылып киләчәк аңа. Урман өскә егылырга тора, ә агач материаллары кыйммәт хәзер...

Тәслимәне өйдә кочак җәеп каршы алмадылар.

– Тыныч кына яши алмадыгыз инде, – дип әтисе ризасызлыгын белдерде.

– Тагын ни булды инде?-дип каршы алды әнисе дә. Кайткач тик кенә ятмады Тәслимә. Әнисенең бар керләрен юып элде. Бүлмәләрне чүпләрдән арчып, җыештырып чыкты. Картларны кызу итеп мунча ягып кертте. Әмма күзләре гел тәрәзәдә булды, уйлары Айраты тирәсендә уралды. «Терлекләрне карыймы икән анда? Бүген районга барамы икән? Тамагына ни ашагандыр? Эчеп кенә җибәрмәсен инде...» – дигән төслерәк уйлар җелеген суырдылар хатынның.

Юраганы юш килде: ике көннән соң кичкә таба Айрат иске генә машинасында уңга-сулга чапты урам буйлап. Ә икенче көнне район юлына чыкканы күренмәде. «Тәки ычкынган икән», – дип пошаманга калды хатын. Төш җитәрәк күрше хатыны Флисә койма аша аваз салды:

– Участковый килгән анда. Синең аккошыңны туктаткан ахрысы, аның машинасы дип карадым.

Йөрәге жу-у итеп китте Тәслимәнең бу яңалыктан. Ул киребеткән участковый документын ала инде Айратның, штраф та сала. Ничек йөртер кешеләрне правасыз ,эшсез калды дип сана. Бөтенләй көрчеккә терәләчәкләр бит ул чакта.

Кешеләрдән ишетеп белә иде Тәслимә, бик тә акчага аумакай икән ул күрше авылдан йөргән участковый. Сораган хакын бирсәң, килешергә була имеш хокук сакчысы белән.

Бар үпкәләрен онытып, урам буйга чыгып йөгерде Тәслимә. Таныш-белешләреннән бурычка сорап карады. Хәзер кемдә акча булсын? Баерак пенсионер әбиләргә ялынды. Барысы да саранга әйләнделәр, юк,юк дип мескенләнгән булдылар. Кайда барып карарга белми урам уртасында торганда башына яхшы фикер килеп калды. Теге самопал сатып авыл халкын агулап ятучы Мостафа әйбер-чәйбер алудан да тайшанмый диләр бит. Йөгереп өенә кайтты ул. Айрат караватка аркылы ятып гырлый иде. Яшергән урыныннан бик кадерләп саклаган алтын чылбырын, алтын алкаларын алды хатын. Бердәнбер кыйммәтле әйберләренә карап икеләнеп тә калды. Әмма тиз җиңде үзен, чыгып йөгерде тагын.

Участковый артыннан тагылып йөреп, ялынып, ялварып, төзелгән протоколның ертып ташлануына иреште ул, кулына иренең документын ала алды. Ходайга мең-мең рәхмәтләр укып кайтты өенә. Айрат чыртлап янган мичкә карап катып утыра иде. Тәслимә кыры белән генә атлап килде дә правасын иренә сузды:

– Мә...

– Ә?.. Ничек?.. – дип аптырап калды ир. Шул мизгелдә хатынының аяк астына ятып тәүбәгә килергә тотынды:

– Гафу ит мин юләрне, Тәслимәкәем. Бар гаеп миндә. Башкача авызыма алмам шул агуны. Син бит минем саф алтын. Яратканымны беләсең ич...

– Әйдә тор, чәй эчик әле, – диде бер төрле тынычланып калган хатын. Бу кичне бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-берсенең күзләренә генә карап тордылар ир белән хатын. Мәңге шулай мәхәбәткә төренеп, аңлашып, ихтирам итешеп яшәрләр төсле иде алар.

Әмма рәхимсез тормышта барысы да кабатлана. Күп тапкырлар чат тиргәшерләр, бер-берсен әллә нинди гөнаһларда гаепләрләр, гомер күрмәстәй булырлар әле Тәслимә белән Айрат. Тагын ярашырлар, аерылгысыз булырлар. Әнә шуннан тора инде ир белән хатынның бергә яшәүләре. Шул гаилә тормышы дип атала инде менә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100