Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рәхим-шәфкать көтмә» – җырчы Гүзәлиягә кисәтү ясаганнар

news_top_970_100
«Рәхим-шәфкать көтмә» –  җырчы Гүзәлиягә кисәтү ясаганнар
https://vk.com/clubguzelia

Безнең халык җырчыларның тышкы кыяфәте, яңа образларына карата фикер белдерергә ярата. Автор-башкаручы Гүзәлиягә дә киенү стиле, үзгәртелгән йөз-кыяфәтенә кагылышлы комментарийлар күп килеп ирешә, ахры. Андый комментарийлардан тәмам арып булса кирәк, ул кайсы җире ясалган да, кайсы төше кабартылган икәнлеген үзе ачыктан-ачык сөйләп бирергә карар кылган.

«Үзем сөйлим әле барысын да. Сез бармак бөгеп торыгыз һәм гафу итегез мине, идеаль кешеләр.

- Керфекләр ябыштырган;

- Ирен күпертелгән;

- Битемдә – тоналка;

- Чәчем буялган, койрык (чәч турында сүз бара) ясалма;

- Каш татуаж түгел, карандаш белән ясалган;

- Аздан гына онытмадым, фотолар да эшкәртелгән», – дип язган ул, яңа образын күрсәтеп.

Әлеге пост кеше тикшерергә яратучылар өчен тагын бер тәмле «азык» булган.

«Бөтен җырчылар да бер салонга йөриләрме соң ул? Ни эшләп бөтенегез бертөрлегә әйләнде? Ярар инде яшьләрнең акылы чамалы. Олырак җырчыларга ник табигый матурлыклары җитми? Йөзләре белән бер-берсенә охшап беттеләр бит инде. Фигура буенча аерсаң гына. Кайсы калын, кайсы нечкә, кайсы озын, кайсы кыска. Әкәмәт...» – дигән берәү.

«Әкренләп, элекке чибәр Гүзәлиягә әйләнегез. Яңа образыгызга ияләшеп булмый», – дип киңәш иткән икәнчесе.

«Флера Сөләйманова, Әлфия Авзаловалар ничек чыктылар икән сәхнәгә үз килеш-кыяфәтләре белән?» – дип тә язганнар.

Гадәттә усал, чеметеп ала торган комментарийларны хатын-кыз заты сырларга ярата. Ә бу пост янында, нигәдер, ир-атлар әдәпсезлек күрсәткән.

«Кем бу? Нәрсә эшли белә бу?? И ниемә безгә аның нәрсәсен ясаганы?» – дип аптыраган бер ир-атка: «Айнур, нишләп йөрисең минем аккаунтта белмәгәч мине?» – дип, соравына сорау белән җавап кайтарган җырчы.

«Маймыл», – дигән комментарий килеп төшкән Гүзәлиягә икенче ир кешедән. Аңа җырчы: «Илшат, маймыллар да кирәк», – дигән.

«Дөреслекне әйткәнең өчен бу юлы гафу итәбез. Тагын берәр җиреңне кабартсаң яки кечерәйтсәң, рәхим-шәфкать көтмә идеаль кешеләрдән. Соңгы кисәтү», – дип язган берсе уйнапмы, чынлапмы.

«Барысы бер йөздә: Уразова, Зәйнәп, Иркә, Гүзәлия», – дигән фикергә Гүзәлия үзенең шундый талантлы җырчылар белән бер исемлектә булуына шатлануын белдергән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 август 2023
    Исемсез
    Кемгә хаҗәт соң ул???
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100