«Рәхәтлек алмыйм, арыйм һәм тирлим» – Марат Мухинның хатыны яратмаган эшен әйтте
Танылган композитор, аранжировщик Марат Мухинның хатыны, эшмәкәр, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова язылучыларының сорауларына җавап биргән.
«Сез өй җыештырырга яратасызмы?» – дип сораганнар блогердан.
«Юк! Яратмыйм. Әйберләрне араларга, шкафларны җыештырырга ярар инде. Ә генераль җыештыру үткәрергә «җенем сөйми».
Мин җыештырудан рәхәтлек алмыйм, арыйм һәм тирлим. Бу эшне гомумән юкка вакыт уздыру дип саныйм. Үзем өчен җавап бирәм. Кемгәдер бу ошый, һәм кемдер рәхәтләнеп эшли. Мин – юк!» – дип елаган смайликлар да тезгән блогер.
Блогерның видеоларыннан аңлашылганча, ул яратмаган эше белән шөгыльләнми дә. Аның фатирын бер ханым килеп җыештыра.