news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Равил хәзрәт Бикбаев ризык, бәрәкәт, кәсеп турында: «Без хәләл юлны эзләргә тиеш»

news_top
Равил хәзрәт Бикбаев ризык, бәрәкәт, кәсеп турында: «Без хәләл юлны эзләргә тиеш»
Равил хәзрәт Бикбаев

«Кеше үзе өчен билгеләнгән ризыкны алып бетермичә үлми», – дигән сүзләрне Имам Әш-Шәфигый рәхимәһуллаһ әйтеп калдырган.

«Ий кешеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм дөньяны (ризыкны) сорауда күркәм булыгыз (чаманы белегез). Чынлыкта, бербер җан да, ризыгы соңарса да, үз өлешен тулысынча алмыйча бу дөньядан китмәс. Аллаһтан куркыгыз һәм ризыкны күркәм рәвештә сорагыз: хәләл булганын алыгыз, хәрам булганын калдырыгыз (аннан качыгыз)».

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең мондый хәдисе бар:

«Әгәр сез Аллаһка хакыйкый рәвештә тәвәккәл итсәгез, Ул сезне кошларны ризыкландырган кебек ризыкландырыр. Алар иртән ач карын белән чыгып китә, кич корсаклары тук килеш кайта». (Тирмизи)

Нәрсә ул ризык? Ул акча гынамы? Ризыкны арттырып яки киметеп буламы? – бу сорауларны Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаевка юлладык.

«Кемгәдер матди байлыклар, кемгәдер мәгънәви ризык күбрәк бирелә»

Равил хәзрәт, Исламда «ризык» төшенчәсе нәрсәне аңлата? Ризык ул акча һәм ашамлык кынамы, әллә сәламәтлек, вакыт, балалар, белем дә ризыкка керәме?

«Ризык» – ике төрле була, матди һәм мәгънәви. Матди ризыкка акча, ашамлык, сәламәтлек, кешегә бирелгән балалар керә. Болар Аллаһ Тәгалә тарафыннан кешегә бирелгән байлык. Кешегә матди рәвештә бирелгән әйберләр ризык булып санала.

Мәгънәви булган әйберләр – гыйлем, һидаять, туры юлны табу, туры юлда булу, болар да ризык, Аллаһ тарафыннан бирелә. (Һидәят (гарәпчә: هداية) — ул Аллаһ Тәгаләнең кешене туры юлга күндерүе, дөрес юлны күрсәтүе һәм шул юлдан барырга ярдәм итүе – авт.иск.)

Шуңа күрә кемгәдер матди байлыклар күбрәк бирелә, кемгәдер мәгънәви ризык күбрәк бирелә, барысы да Аллаһтан.

«Хәләл һөнәр, хәләл кәсеп сайларга кирәк»

«Кеше үзенә билгеләнгән ризыкны алып бетермичә үлми» - бу сүзләрне ничек дөрес аңларга?

Бу мәсьәләдә Пәйгамбәребез салләллалаһү галәйһи вә сәлләмнең хәдисе бар. Ул әйтә:

«Аллаһтан куркыгыз, тәкъва булыгыз һәм ризыкны сорауда күркәм булыгыз, ягъни комсызланмыйча, чаманы белеп кәсеп итегез. Чынлыкта бер җан да ризыгын, соңарса да, үз өлешен тулысынча алмыйча бу дөньядан китмәс. Аллаһтан куркыгыз һәм ризыкны күркәм рәвештә таләп итегез, яки сорагыз, хәләл булганын алыгыз, хәрәм булганын калдырыгыз». (Ибн Мәҗә риваяте)

Бу Пәйгамбәребез салләллалаһү галәйһи вә сәлләм сүзләре. (Тәкъва (гарәпчә: تقوى) — ул Аллаһтан курку, Аның ризалыгын өмет итеп, гөнаһлардан саклану һәм Аның әмерләрен үтәп яшәү – авт.иск.). Хәдистә аңлатылганча, кеше ризыкны кәсеп итәргә тиеш, ләкин хәләл, рөхсәт ителгән юл белән.

Мөселман кешесе дөнья эшләрен кәсеп иткәндә уйланырга тиеш. Мәсәлән, мәктәпне бетергәндә, көллияткә барганда, һөнәр сайлаганда. Нинди һөнәр сайлый, нәрсә белән кәсеп итәчәк, нәрсә белән гаиләсен туендырачак…

Без беләбез: ризык Аллаһтан, ләкин Аллаһ Тәгалә бу дөньяны, барлык нәрсәне сәбәп белән бар итте. Яңгыр яугач, яшелчә үсә, яңгыр суы белән үсемлекләр үсә. Без орлык салабыз, су сибеп үстерәбез. Аллаһы Тәгалә җимешләрен бирә. Ләкин сәбәп кылынмаса, җимеш үсми.

Кеше хәләл юл белән баласы булуын теләсә, әлбәттә, ул никахлашырга, гаилә корырга тиеш. Аннары ул балага өмет итә.

Бөтен нәрсә сәбәп белән. Һөнәр сайлаганда да хәләл юл сайларга, хәләл һөнәр, хәләл кәсеп сайларга кирәк.

«Мин гаиләмне нинди юл белән тәэмин итәчәкмен?» – бу бик мөһим.

Кеше үзе эшли башлагач, эшләгән вакытта төрле юллар туры килә, сиңа ришвәт бирергә мөмкиннәр, берәр төрле «откат»лар, эшләр өчен төрле хәрәм кәсеп юлларын тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Мөселман кешесе монда Аллаһтан куркып, хәләл юлны эзләргә тиеш, хәләл белән, хәрәмгә кермичә кәсеп итәргә тиеш. Аллаһ язган ризык ул киләчәк, ләкин киләсе ризыкны дөрес юл белән ала белергә кирәк.

Риваятьтә әйтелгәнчә, Гали радыяллаһү ганһү мәчет янында атының йөгәнен (уздечка) бер малайга саклап торырга калдыра. Үзе мәчеткә кереп китә, намаз укып чыга, ә йөгәне дә, сакларга калдырган малай да булмый. Гали радыяллаһү ганһү хезмәтчесенә базарга барып шушы әйберне сатып алып кайтырга әйтә. Хезмәтче базарга килгәч теге малайны күрә, ә йөгәнне шушы малайдан 10 дирхәмгә сатып ала. «Ничә сум түләдең», дип сорый Гали радыяллаһү ганһү. «10 дирхәм», ди хезмәтче.

Гали радыяллаһү ганһү болай ди: «Шушыны саклап торган өчен, бу малайга 10 дирхәм бүләк итәргә дигән уй күңелемдә бар иде. Ул 10 дирхәмне алды, тик хәрәм юл белән».

Акча малайга керәсе булган, ләкин ул әз генә сабыр итсә, бу акча хәләл юл белән дә керә ала иде. Кеше сабырсызлык күрсәтсә, хәрәм юл белән дә керә ала.

Шуңа күрә, без хәләл юлны эзләргә, таләп итәргә тиеш.

«Без эшләргә тиеш, бу – Аллаһның сөннәте»

Ризык язылган булгач, кеше эшләргә, тырышырга тиешме? Әллә «ни булса, шул булыр» дип кенә яшәргә ярыймы?

Әлбәттә! Акчаны да, сәламәтлекне дә Аллаһы Тәгалә күктән яудырмый. Бу дөньяда күп нәрсә безнең тырышлыкка бәйле. Хәтта сәламәтлек тә, сәламәтлегебезне сакларга теләсәк, аның ысулы бар. Физик күнегүләр ясау, аерым диета тоту – кеше шуны дөрес итеп эшләсә, болар сәламәтлеккә файда китерә. Сәламәтлеккә файда китерү өчен бу сәбәп булып тора.

Ризык таләп итү дә эшне таләп итә. Кеше эшкә бара, эшли, нәрсәдер ала, сата, хәрәкәт кыла, шуның белән кәсеп итә. Шуңа күрә без күктән нидер яуганны көтеп торырга тиеш түгел. Без чыгып эшләргә тиеш, бу – Аллаһның сөннәте.

Аллаһ сүбехәнә вә Тәгалә Коръәндә безгә Аллаһ биргән ризыкны таләп итеп йөрергә куша, ягъни эзләргә куша. «Ни дә булса булыр, ни дә булса төшәр», дип көтеп утыру дөрес түгел.

Фото: © Казанның Әмәт мәчете

Тәкъвалык, намаз, садака, дога – бәрәкәтне арттыруга сәбәп

Ризыкны арттырып буламы? Ризыкны бәрәкәтләндерү өчен нишләргә кирәк?

Коръәндә һәм хәдисләрдә кайбер гамәлләр ризыкны арттыра, яки бәрәктле итә дигән мәгънәләр бар. Аллаһ сүбехәнә вә Тәгалә «Талак» сүрәсендә болай ди: «Кем тәкъва булса, бөтен төрле авырлыкны чишү юлын күрсәтермен һәм көтмәгәндә ризык бирермен».

«...Кем дә кем Аллаһтан курыкса, Ул аңа [үлем куркынычлыгыннан, Кыямәт көненең кыенлыкларыннан] бер чыгыш [юлы] насыйп итә.

Һич көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра. Кем дә кем Аллаһка тәвәккәл кыла, аңа Ул җитә. Һичшиксез, Аллаһ һәрнәрсә өчен [ул әле бар булганчы] бер үлчәм куйган»

«Әт-Таләк (Талак) сүрәсе, 65:2-3

Шуңа күрә тәкъвалык ризыкның бәрәкәтен арттыра торган бер сәбәп. Аллаһтан бәрәкәт сорап дога кылу, ярдәм сорау – шулай ук ризык китерүгә сәбәп. Намазларны вакытында башкару бәрәкәтне саклый, Аллаһ Тәгалә Үзе ярдәм итә.

Пәйгамбәребез салләллалаһү галәйһи вә сәлләмнең хәдисе бар:

«Кемнең төп максаты Ахирәт булса, ягъни Аллаһны риза итеп, Ахирәте өчен изге гамәлләр кылыйм дип омтылып яшәсә, Аллаһы Тәгалә бу кешенең эшләрен бер кылырмын, тәртипкә салырмын, көтмәгәндә ризык бирермен, дигән.

Ләкин дөнья куып яшәсә, Ахирәте турында уйламаса, аның эшләрен тарткатырмын, фәкать язылган гына ул кешегә килер, дигән». (Ибн Мәҗә)

Беренчесендә Аллаһ Тәгалә «көтмәгәндә арттырып бирермен», дип әйтә. Шуңа күрә дин тоту ризыкның көтмәгәндә килүенә сәбәп булып тора.

Садака бирү дә моңа керә. Аллаһ сүбехәнә вә Тәгалә Коръәндә болай ди: «Сез нәрсәне генә бирсәгез дә, мин сезгә аны кире кайтарырмын». Фәрештәләр дога кылып торалар.

«[Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, минем Раббым [теләгән чагында] колларыннан теләгәненә ризыкны киңәйтә, [теләгән чагында] аңа тарайта. Әмма [изге юлда] нәрсә дә булса сарыф итсәгез, Ул аның урынына [кат-кат арттырып] алмашын бирер. Ул – [бөтен ризыкларны бар иткән Аллаһ булганлыктан] ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе».

«Сәбә» сүрәсе, 34:39

Пәйгамбәребез салләллалаһү галәйһи вә сәлләмнең кодси хәдисе бар:

«Әй Адәм баласы бир, мин сиңа бирермен». (Бохари, Мөслим)

Ягъни садака бирү дә ризык артуга сәбәп була.

(Кодси хәдис – ул мәгънәсе Аллаһ Тәгаләдән булган, әмма Коръәнгә кермәгән, Пәйгамбәребез салләллалаһү галәйһи вә сәлләм тарафыннан үз сүзләре белән җиткерелгән хәдис – авт. иск.).

Ләкин кайбер кеше «ничек инде ул арта, минем хезмәт хакым шул ук, артмый», дип әйтергә мөмкин. Арту – ул бәрәкәт, шуны аңларга кирәк. Мәсәлән, 100 сум садака бирдең, шул сәбәпле Аллаһ Тәгалә синең сәламәтлегеңне саклады, берәр бәладән, авариядән саклады. Авария булса, авырсаң, синнән бик күп чыгым чыгар иде.

Биргән садакаң сәбәпле, Аллаһы Тәгалә төрле бәладән саклады, шуның белән сиңа иминлек килде, акчаң саклнып калды. Шунда бәрәкәт бар. 100 сум биргәч, артык акча килү генә күз алдында тотылмый, ләкин андый очраклар да бик күп, Аллаһы Тәгалә арттырып бирә. Сәламәтлекне саклау да бу җөмләгә керә дип әйтеп була.

«Гөнаһлар ризыкны киметә», дип тә әйтәләр. Бу сүзләрнең нигезе бармы? Кешенең гамәлләре аның ризыгына һәм бәрәкәтенә ничек тәэсир итә?

Әйе, бу нигезле сүзләр. Пәйгамбәребез салләллалаһү галәйһи вә сәлләмнән шундый хәдис риваять ителә:

«Адәм баласы кылган гөнаһы сәбәпле, ризыгыннан мәхрүм булыр». (Имам Әхмәд, Ибн Мәҗә)

Аллаһ Тәгалә көтмәгәндә ризык бирергә мөмкин була, ә син кылган гөнаһың сәбәпле шуннан мәхрүм була аласың. Шуңа күрә, әлбәттә, дин тоту бәрәкәт бирә, ризыкны арттыра, ә тәкъва булмау, динне үтәмәү – ризык кимүенә сәбәп була.

Туганлык җепләрен ныгыту, әти-әнигә изгелек кылу ризыкны арттыра дигән хәдис бар. Пәйгамбәребез салләллалаһү галәйһи вә сәлләм әйтә:

«Кемнең ризыгы мул булуын, гомере озын булуын теләсә туганлык җепләрен ныгытсын». (Бохари, Мөслим)

Беренче чиратта бу әти-әнигә кагыла.

Аллаһ сүбхәнә вә Тәгалә барчаларыбызга бәрәкәт бирсен, мул ризыклар насыйп итсен!

***

Язмада китерелгән Коръән аятьләре «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсиреннән алынды.

Фотолар авторы: Ләйсән Хафизова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар