Равил хәзрәт Бикбаев: «Ник минем белән шундый хәл булды? - дип уйлау бик зур хата»
Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев авырлык килгәндә укый торган догалар турында сөйләде.
Бәла-казалардан саклану догалары
Аллаһның исемнәрен белү кешене төрле бәла-казалардан да саклый. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм авырлык килгәндә Аллаһның исемнәре белән мөрәҗәгать итеп, махсус дога кылырга өйрәткән:
«Ләә иләәһә илләллааһүл-Газыыймүл-Хәлиим. Ләә иләәһә илләллааһү Раббүс-сәмәәвәәти вә Раббүл-әрд. Вә Раббүл-Гаршил-Газыыйм».
мәгънәсе: Бөек һәм Хәлим (йомшак) булган Аллаһтан башка Илаһ юк. Күкләрнең һәм җирнең Раббысы, бөек Гарешнең Раббысы булган Аллаһтан башка Илаһ юк.
Авыр хәлдә калганда адәм баласы нәкъ шушы Бөеклек, Хәлимлек һәм Раббы сыйфатларын атап, Аллаһ Тәгаләгә ялварырга тиеш.
Юныс галәйһиссәләм белән Фиргавен мисалы
Пәйгамбәрләр тарихына күз салсак, Юныс галәйһиссәләмнең зур балык карынына эләккәч кылган догасы бик гыйбрәтле.
«Ләә иләәһә илләә Әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин».
мәгънәсе: Синнән башка һичбер Илаһ юк! Син һәр кимчелектән пакь. Дөреслектә, мин залимнәрдән булдым.
Биредә ул Аллаһка «Син» дип, иң якын затына эндәшкән кебек мөрәҗәгать итә, Үзен пакъли һәм үзенең хатасын таный. Коръәндә Аллаһ Тәгалә: «Без аңа җавап бирдек (догасын кабул кылдык)», – ди.
Гарәп телендә «Син» («әнтә») дип мөрәҗәгать итү якын булуны аңлата. Әмма Аллаһ Үзе турында күплек санында «Без» дип сөйләгәндә, бу – Аның олылыгын һәм бөеклеген күрсәтә.
Ә хәзер Фиргавен мисалын карыйк. Ул бөтен гомере буенда Аллаһны танымады, Раббысының якын дустына (Муса пәйгамбәргә) дошман булды, тәкәбберләнде, мөэминнәрне җәфалады. Ләкин Кызыл диңгез дулкыннары астында бата башлагач: «Исраил балалары иман китергән Затка иман китердем», – дип кычкырды. Ул хәтта «Син» яки «Аллаһ» дип тә әйтә алмады, ә читләтеп кенә, «башкалар ышанган Затка» дип кенә дәште. Аллаһ аның тәүбәсен кабул итмәде, чөнки әҗәл бугазга килеп терәлгәч («гаргара» хәленә җиткәч), иман да, тәүбә дә кабул ителми.
Аллаһны рәхәтлектә искә алу
Бу мисаллардан бик мөһим кагыйдә ачыклана. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Аллаһны рәхәт чагыңда (җиңеллектә) таны, Ул сине авыр чагыңда таныр», – дип васыять иткән.
Кызганыч, кайбер кешеләр тормышы җитеш, сәламәтлеге яхшы булганда Аллаһны оныта, гыйбадәтләрен калдыра, ә инде бәла килсә: «Йә, Раббым!» – дип ялвара башлый.
Габдуллаһ ибн Мәсгуд (Аллаһ аннан разый булсын) риваятендә әйтелгәнчә, әгәр дә кеше рәхәт вакытында да Аллаһка һәрдаим дога кылган булса, аңа бәла килеп дога кылганда, фәрештәләр: «Раббыбыз! Бу нинди таныш, якын тавыш! Ул зәгыйфьләнгән булса да без аны таныйбыз. Бу бәндәңә җавап бирче», – дип шәфәгать кылырлар. Ә инде җиңеллектә Аллаһны искә алмаган кеше бәла килгәч кенә ялвара башласа, фәрештәләр: «Бу нинди ят тавыш? Без моңарчы моны ишеткәнебез юк иде», – диярләр һәм шәфәгать кылмаслар.
Әлбәттә, Аллаһның рәхмәте киң, Ул мондый кешенең дә догасына җавап бирергә мөмкин. Ләкин һәрвакыт, хәтта рәхәт чакта да Аллаһка якын булу, Аны искә алу – догалар кабул булуның иң ныклы сәбәбедер.
Фото: © «Татар-информ»
Тәкъдиргә риза булу һәм Аллаһның хикмәте
Догаларны кабул итү турында сөйләгәндә, тагын бер мөһим хакыйкатькә тукталу урынлы. Кайбер вакытта адәм баласына бәла-каза килә, ул Аллаһка ялвара, көн-төн мөрәҗәгать итә, ләкин Раббыбыз җавап бирүне кичектереп тора. Ни өчен? Чөнки Аллаһ Тәгалә үз бәндәсенең Аңа сыенуын, якынаюын, ихлас күңелдән ялваруын ярата. Ул бәндәнең тагын да күбрәк дога кылып үзенә якынаюын тели.
Ә аннары, күпмедер вакыт узгач, Аллаһ аның догасына җавап биргәч, кеше моңарчы күрелмәгән олы рәхәтлек һәм ләззәт тоячак. Хәтта шул бәла-каза аша Аллаһка якынаю һәм Аның белән бәйләнешкә керү хисе кеше өчен иң татлы, иң рәхәт халәткә әвереләчәк. Һәм ул киләчәктә дә дога кылуын дәвам итәчәк.
Монда Аллаһның «Әл-Хәким» (Хикмәт иясе) дигән исеме ачыла. Кайберәүләр, тормыштагы авырлыкларны яисә гаделсезлекләрне күреп: «Нигә Аллаһ моны туктатмый? Ни өчен боларны газапламый? Ник минем белән шундый хәл булды?» – дип зарланырга мөмкин. Ләкин мондый уйлар – бик зур хата. Раббыбыз – Хикмәт иясе, һәм Ул һәрнәрсәне билгеле бер хикмәт белән, Үзе генә белгән олы бер максат белән эшли. Аллаһ Тәгалә мөэмин бәндәсенә бары тик яхшылык кына тели. Вакыт узу белән кеше үзе дә: «Минем шул хәлгә төшүем, хәерле булган икән бит!» – дип аңлый. Шуңа күрә мөселман кешесенә сабыр итәргә һәм Аллаһның тәкъдиренә (тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан икәнлегенә) иман китерергә кирәк. Иманның бу алтынчы баганасы кешегә тормыш авырлыкларын җиңелрәк үтәргә ярдәм итә.