Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Шәрәфиев: Резеда Шәрәфиева – җилдән туган кызым!

“Татар-информ” редакциясендә кунаклар булды – Г.Камал артисты Равил Шәрәфиев белән җырчы Резеда Шәрәфиева килде.

news_top_970_100
Равил Шәрәфиев: Резеда Шәрәфиева – җилдән туган кызым!
Равил абый белән Резедага карап тордым да: “Сез туганнар түгелдер бит? Бер-берегезгә охшагансыз да, фамилияләрегез дә бер! Ә бәлки Резеда, син, Равил абыйның кызыдыр?” – дип сорадым.

Резеда елмаеп куйды. “Син Равил Шәрәфиевның кызымы?” – дип миннән еш сорыйлар. Җитмәсә, Равил абый белән икебез дә озын буйлы”, - диде Резеда Шәрәфиева.

“Миңа да һәрвакыт “Резеда синең кызың түгелме?” диләр. “Әйе, Резеда - минем җилдән туган кызым!” - дим. Ә, чынлыкта, минем ике балам бар. Алар минем шаяруны белә, аңлый. Бүгенге көндә бер генә оныгым бар. Мин үзем дә соң өйләндем бит. Өйләнмәскә, дип яшәгән кеше мин. Ләкин соңыннан күңелсез була башлады да өйләндем. Элек өйдәге бөтен эшне үзем эшли идем, хәзер шулкадәр хатынга салындым, берни дә эшләмим”, - дип сөйләде Интертатка Равил Шәрәфиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100