Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев бүген Камал театры сәхнәсендә соңгы ролен уйнады. «Сөясеңме, сөймисеңме» спектакленнән соң артист тамашачыларга рәхмәт белдерде: «Һәрнәрсәнең ахыры була, шушы театрда эшләгән 63 ел гомерем үтте. «Срогым җитте», бу – соңгы спектаклем», – диде ул.