news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Равил Шәрәфиев Салават Фәтхетдинов турында «серен» әйткән

news_top
Равил Шәрәфиев Салават Фәтхетдинов турында «серен» әйткән
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев Салават турында сөйли:

«Салаваттан һәрвакыт кояш балкып тора. Салаватның концертына килсәң, хәл керә, авыру вакытта тереләсең, энергия бирә торган җырчы. «Кояшлы җырчы» дип йөрим мин аны. Менә шул кояшы өчен бик яратам.

Һәм икенче бер серемне дә әйтәм. Ул миңа бик күп игелекләр эшләде. Ул мине киендерде, өс-башымны да карады. Мин ул биргән, аякны үзе күтәреп куя торган креслосында ял итәм. Киемнәрем аныкы. Шуңа күрә минем өчен дөньяда аннан да юмарт кеше дә юк. Мин яраткан кешеләр сирәк».

Социаль челтәрдә бу видеога күп шәрехләр калдырганнар.

«Равил абый, Сез үзегез дә кояшлы кеше, әллә кайдан балкып торасыз, сөбханалла, күз тимәсен»;

«Авыр чакта көч бирә, елыйбыз да, көләбез дә. Мәңге яшәсен безнең кадерле кешебез»;

«Ә сез үзегез нинди нурлы, матур, сөйкемле. Яшәгез әле озак итеп»;

«Салават Зәкиевич өлкән артистларга хөрмәт, ярдәм күрсәтүе белән бик матур үрнәк күрсәтә!!! Үзен Аллаһ Тәгалә зурласын!»

«Икесе дә, Равил Шәрәфиев һәм Салават Фәтхетдинов, сәнгатьтә татар халкының иң дәрәҗәле, иң хөрмәтле үрнәк шәхесләре. Иҗатларын бик яратабыз!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар