Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Шәрәфиев: «Марсель Сәлимҗанов безгә кирәк булды, безнең буын да аңа кирәк иде»

Кичә Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр сәнгате өлкәсендәге казанышлар өчен премиясен тапшыру тантанасы узды. Премиягә лаек булган Равил Шәрәфиев сәхнәгә чыккач, режиссер Марсель Сәлимҗанов турындагы фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Равил Шәрәфиев: «Марсель Сәлимҗанов безгә кирәк булды, безнең буын да аңа кирәк иде»
Фото: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

«Мин бүген сорап кына килеп эләккән идем, өйдән чыгып китәсе кеше түгел идем. Килдем дә югалып калдым. Миңа беркем дә алдан әйтеп куймаган иде бу әйберне. Килгәнгә күрә генә, әрәм булмасын, дип әйттеләр микән...

Хөрмәтле тамашачылар, минем бүләкләр алганым бар, ләкин Марсель Хәкимович исемендәге бүләк – аерым бүләк. Ул миңа бөтенесеннән дә якынрак, чөнки ул – безнең театрыбызның гаилә бүләге. Бик күп еллар театрыбызның баш режиссеры булып торган Марсель Хәкимович Сәлимҗанов исемен йөртә торган бүләк – минем өчен бик зур шатлык.

Көтелмәгән хәл, әйтеп торам бит. Бирсәләр, миңа зыян итмәс иде, дип уйлап куйганым бар аны. Ләкин срогы үтеп киткән инде, миңа булмаган, ярар, аның белән эшләү – үзе бүләк миңа, дип кенә уйлап куйдым.

Марсель Хәкимович – безнең буын өчен үзе бер олы шәхес, олы режиссер иде. Ул безгә бик кирәк булды һәм безнең буын да аңа кирәк иде. Без бер-беребезгә кирәк булдык.

Менә тагын нәрсә әйтәсем килә: Марсель Хәкимович Тукай бүләген алганда, мин уйнаган 2 спектакль дә бар иде аның исемендә, анда да катнашым бар минем. Икенче нәрсә: беренче мине таныткан, популяр ясаган кеше дә Марсель Хәкимович. Ул «Американ» (Кәрим Тинчурин) дигән спектакль иде, шуннан минем популярлык башланды, Аллаһның рәхмәте. Һәм әлегә кадәр беткәне юк.

Кемнәр хәл иткәндер моны, барысына да рәхмәт! Марсель Хәкимовичка дога булып барып ирешсен бу! Урыны җәннәттә булсын!»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 ноябрь 2023
    Исемсез
    Мактауга лаеклы шәхескә олы бүләк булган💯 👍👍👍 Хәерле, сөенечле, гомер Равил абыйга 🙏🙏🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100