Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Шәрәфиев Фидан Гафаров турында: «Вәт артист булса икән бу, дип уйлаган идем»

news_top_970_100
Равил Шәрәфиев Фидан Гафаров турында: «Вәт артист булса икән бу, дип уйлаган идем»
Фото: © "Татар-информ"

Бүген Башкортстанның Мәҗит Гафури исемендәге драма театрында Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров белән хушлашу мәрасиме булды. Соңгы юлга озату чарасында Татарстан театры әһелләре дә катнашты.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары һәм барлык Татарстан халкы исеменнән кайгы уртаклашты һәм Фидан Гафаров турындагы җылы хатирәләре белән бүлеште.

«Бер кечкенә генә тарихка кайтасым килә. Әле ул вакытта мин дә яшь идем. Безнең театр янында ашханә бар. Башкорт дәүләт академия театры гастрольләргә килгән вакыт. Ашап чыгарга дип, ашханәгә кергән идек. Ашханәдән гаҗәеп чибәр бер егет чыгып бара. Шуны күрдем дә: «Карале моны! Вәт артист булса икән бу», – дип уйлап куйдым.

Театрга кердек, спектакль башланды. Шушы «артист булса» дигән егетем – Фидан Гафаров дигән яшь артист булып чыкты. Бик тиз популяр, супер популяр булып китте. Чөнки ул гади генә артист түгел, әле җырчы да. Татарстан халкы Фидан Гафаров дип мөкиббән китте. Хатын-кызларны әйткән дә юк инде.

Соңыннан Фидан бик популярлашты, зур артистка әйләнде. Ул Башкорт театрының да «акча янчыгының башы» булып чыкты. Чөнки Фидан катнашкан спектакльләргә халык аның өчен йөрде.

Фидан Гафаровның вафаты турындагы хәбәр яшен тизлегендә таралды, һәм бөтен Татарстан халкы тетрәнеп калды. Чөнки Фиданны яратмый мөмкин түгел иде. Ул – бик сирәк туа торган һәм бөтен яклап җитешкән артистларның берсе. Без бөтенебез тирән кайгыда.

Популярлыкның рәхәтеннән башка ягы да бар. Аны бик яратучылар, аптыратып бетерүчеләр дә булгандыр. Ул аны да күтәрде.

Бик зур кайгы килде. Фиданны озату өчен, карт башым белән, буранда Уфага чыгып киттем. Фиданны – татар һәм башкорт, ике республика халкының яраткан артистын – Аллаһы Тәгалә үзе дә яратыр. Урыны җәннәттә булсын. Аны тетрәнеп тә, яратып та, бөтен халык озак исендә тотар».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 апрель 2025
    Исемсез
    Фидан Гафаровны мин гомер буе Салават Юлаев премиясе лауреаты дип йөргән идем, юк икән. Аны уйлаучы булмаган күрәсең. Үзе дә сорап йөрмәгәндер инде. Шул кимчелекне төзәтү йөзеннән Тукай премиясен булса да бирәсе булган. Халык яратса да, театр әһелләре көнләшеп караганнардыр бөек артистның талантыннан.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100