news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Равил Сабыр әсәре буенча яңа татар фильмы төшерергә җыеналар

news_top
Равил Сабыр әсәре буенча яңа татар фильмы төшерергә җыеналар

Яңа татар фильмы – «Ювелир яки Соңгы Маһиҗан» исемле драмединың тизеры, ягъни булачак картина турында кызыктыргыч видеоролик әзерләнә башлады. Августның соңгы көннәрендә Сарман районы Карашай-Саклау авылында берничә күренеш төшерелде.

Проектны «Татленд» иҗади төркеме һәм Татарстан Республикасының төбәк кинематографын һәм телевидениесен үстерү автоном оешмасы тормышка ашыра. Тизерны әзерләүдә «Татаркино» һәм «Татнефть» хәйрия фонды булышлык күрсәткәннәр.

Булачак фильмның режиссёры – Рамил Таҗиев. Ул 2023 елда чыккан «Практика» тулыметражлы фильмы авторы буларак билгеле. Шактый вакыт «Чаллы ТВ» телеканалының баш режиссеры булып эшләгән, «Алтын сандык» телеканалы өчен ислам финансларына өйрәтүче мультфильмнар да төшергән.

Яңа фильм өчен күптән сценарий эзли идем. Әлхәмдүлиллаһ, берничә ай элек кулга Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» пьесасы килеп керде. Шундук ошаттым! Бабам Маһиҗан исемле иде, әллә шуңа, – диде Рамил Таҗиев елмаеп.

Булачак фильмның сюжеты болайрак: Сабан туе батыры, армиядә десантчы булып хезмәт иткән Кәрим – Маһиҗановлар нәселенең соңгы вәкиле, Иркәгә өйләнгәндә ул биш малай үстерү турында хыяллана, тик өйләнешкәч бер-бер артлы кызлар гына туа. Кәримгә ярдәмгә күрше Галимәрдән карт килә. Ул малай алып кайтуның әллә ничә ысулын белә икән...

Баш рольне – Кәрим Маһиҗановны – Илназ Хисмәтуллин, Галимәрдән карт ролен Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин башкара (икесе дә Минзәлә театры артистлары). Иркә Маһиҗанова – Гөлназ Гыйбадуллина, Гөлшат – Алсу Сибгатуллина (икесе дә Әлмәт театрыннан). Эпизодик күренешләрдә Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе урынбасары Рузил хәзрәт Ихсанов һәм юмор остасы, киноактёр Сирин Бәйрәмов уйный.

Төп геройның хыялындагы игезәк малайлар – Чаллының 62 нче мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Риназ белән Раяз Вәлиуллиннар, ә кызлары – Минзәләнең 2 нче мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Иллария Хисмәтуллина һәм Чаллының 57 нче гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы Алия Шәрипова (ул театр мәктәбендә дә белем ала).

Фильмның үзен төшергәндә иншәаллаһ Казан театрлары артистларын да, Россия күләмендә популяр кино «йолдызын» да чакырырга исәп бар, – диде Рамил Таҗиев һәм серле итеп тагын бер елмайды.

Шунысын да искәртик, «Соңгы Маһиҗан» пьесасы Равил Сабыр тарафыннан Әлмәттә 2025 елда узган Заманча драматургия семинар-лабораториясе барышында язылып җиңүче әсәрләр исемлегенә кергән иде. Бу пьеса буенча Туймазы татар драмтеатрында куелган шул исемдәге комедиянең премьерасы май аенда булды. 9-10 октябрьдә Оренбург татар драмтеатры шушы ук пьеса нигезендә «Өлешеңә тигән көмешең» комедиясен чыгара.

ТРның төбәк кинематографын һәм телевидениесен үстерү автоном оешмасы директоры Нияз Хәкимов сүзләренчә, (ул шулай ук драмединың продюсеры да), фильмны төшерү белән бәйле төп эшләр 2027 елга планлаштырылган.

Татар тотып карамыйча ышанмый, ди бит халык. Безгә бу тизер булачак партнерларыбызга эшнең ахырында ниндирәк фильм килеп чыгасын күрсәтер өчен кирәк, – дип аңлатты Нияз Хәкимов.

Партнерлар күпме финанс бүлеп бирәчәк, дигән сорауга Рамил Таҗиев:

Аллаһы Тәгалә, сораганга бирермен, дигән. Иншәаллаһ бу проектыбызга ярдәм итүчеләр табылыр дип ышанам. «Татаркино»ның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова кебек кешеләрнең проектка уңай каравы безне рухландырып тора. Тизерны төшерүдә катнашкан барлык кешеләр дә – артистлар, аларның туганнары, дуслары, пьеса авторы, операторлар, тавыш операторы – кыскасы, бөтенесе дә ниндидер бер иҗади күтәренкелек белән яшәделәр бу көннәрдә. Тизрәк киносын төшерә башлыйк инде, бу эш барып чыкса гына ярар иде, диештеләр. Аларның һәм безнең өметләребез акланыр иншәаллаһ, – диде һәм тагын бер елмаеп куйды.

Резедә Шәмсуллина

«Татленд» иҗади төркеме фотолары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар