news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Равил Харисов «Жигули» җырын башкара

Гәрәй Рәхим сүзләре, Рифкать Сәйфетдинов көе.

news_top
Равил Харисов «Жигули» җырын башкара
Владимир Васильев

«Жигули»


Әйдә ишеп яңгыр яусын,

Җирне буран басып алсын,

Иссен җилләр, аксын гөрләвек.

Бозлар булып катсын күлләр,

Томан төшсен юл өстенә.

Болар миңа бар да чүп кенә.


Мин барыбер машинамда,

Алга чабам җилли-җилли. 

Нинди әйбәт автомобиль — Жигули.


Күрше-күлән тиргәсә дә,

Тирги-тирги тирләсә дә,

Тәгәрмәчне тишсә малайлар.

Бармак янаса бабайлар,

Хатын әйтсә «Тол калам», дип,

Еласа да әни «Балам», дип. 


Запчасть эзләп ялкысам да,

Бензин эзләп арысам да,

Автосервис сытып чыраен

Каршы алсын, мин зарланмыйм

Беркемне тормыйм орышып 

Төзәтәмен үзем тырышып. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар