Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Галиевка кызыклы тәкъдим ясаганнар, һәм ул аны кабул иткән

news_top_970_100
Равил Галиевка кызыклы тәкъдим ясаганнар, һәм ул аны кабул иткән

Татарстанның халык артисты Равил Галиев Чаллы театрында Нәфикь Яһудинең «Атлы казаклар» романы буенча әзерләнүче «Алтын алка» спектаклендә катнаша. Ул анда көрәшче Хисами ролен башкарачак. Бу хакта театр актрисасы Чулпан Әскәрованың юбилей кичәсендә билгеле булды. Җырчы сәхнәдәш дустының бәйрәменә музыкаль бүләк белән килгән иде.

Равил Галиев театрга эшкә кергәнме әллә? Ни өчен үзен театрда да сынап карарга булган? «Интертат» җырчы белән элемтәгә керде.

Юк, мин театрга эшкә кермәдем, килешү буенча гына уйныйм. Мине, шушы бер пьесада уйнар өчен, театрның сәнгать җитәкчесе Олег Мадиярович Кинҗәгулов чакырды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу – минем өчен көтелмәгән тәкъдим булды.

Ни өчен моңа риза булдың, диярсез. Үземнең театр артистларына гел кызыгып яшәвем турында күп тапкырлар әйткәнем бар. Үзем дә, Зөләйха Минһаҗева белән берлектә, үзешчән музыкаль театр ачкан идем. Анда да әкрен генә эш алып барабыз. 4 спектакль чыгардык. Әмма дә ләкин, кайчан да булса профессиональ театрга чакырырлар дип уйламаган идем.

Нәфикь Яһудинең «Атлы казаклар» романы буенча куелачак әлеге спектакль татар казаклары турында. Тарихы бик тирәнгә китә. Дөресен әйткәндә, моңа кадәр татар казаклары булганлыгын белми дә идем. Ә алар булганнар, Казахстан белән чиктә торганнар, патшага хезмәт иткәннәр. Ни өчен Хисами ролен биргәннәрен белмим. Режиссер шулай күргәндер инде.

Артистлар – алар бит инде күбрәк юморга тартылган кешеләр. Ниндидер театральләштерелгән программалар эшләсәләр дә, шаян рольләрдә уйныйлар. Ә монда инде бик җитди роль бирделәр. Әмма мин ризалыгымны бирдем. Репетицияләргә йөрибез, әкрен генә рольгә кереп барам сыман. Спектакльнең премьерасы март азагында булачак. Аллаһ теләсә, режиссерның ышанычын аклармын, дип уйлыйм. Үзем өчен дә бик кызык.

Алга таба башка спектакльләрдә уйнармынмы, юкмы – әйтә алмыйм. Эстрада артисты булып эшләргә дә бик күп вакыт кирәк. Театр – ул бик җитди әйбер. Бер кешедән бөтен спектакльнең уңышы тора. Моңа бик җитди карарга кирәк, уйныйсы килә, дип кенә ризалашырга ярамый, – дип сөйләде безгә Равил Галиев.

Спектакльнең сценарий авторы – танылган язучы, театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100