Равил Галиевның «Минем таңнар» җырына төшерелгән клибы дөнья күрде.
Җырның авторлары – Рәкит Аллабирде сүзе, Гөлүзә Буранбаева көе.
«Равил Галиевның яңа җырына клип төшерүне тәмамладык. Бик күпләрнең күңел халәтенә аваздаш булгангамы, клип әзер булганчы ук, «каян карап була» дип сорый башладылар. Равил Галиев образга баштанаяк чумып, хисләнеп башкарды бу эшне. Хәләл җефете Ландыш ханым да клип эчендә «яшәде», – дип язган «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина.