news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Равил Галиев: «Резидәнең китүе дә безгә үрнәк булды... Ул сыкрамады, еламады...»

news_top
Равил Галиев: «Резидәнең  китүе дә безгә үрнәк булды... Ул сыкрамады, еламады...»
Фото: Равил Галиев сәхифәсеннән

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның җәсәден, «Чулпан» мәдәният үзәгендә узган хушлашу мәрасименнән соң, туган яклары – Минзәлә районының Нарат Кичү авылына алып киттеләр. Авыл зираты янәшәсендә дә теләүчеләргә җырчы белән бәхилләшергә мөмкинлек булган.

Резидә Шәрәфиеваның якын дусты, аның белән кабатланмас дуэтлар иҗат иткән җырчы Равил Галиев, хушлашу сүзләре әйткәндә, күз яшьләрен яшерми. Ул Резидә Шәрәфиеваның тормышны яратып яшәве, әле планнары зур булуы хакында сөйли.

«Баштагы елларны Резидәнең тавышын әкренләп кенә кабул итте тамашачы. «Мондый тавыш буламыни?» – дигән кешеләр дә булды вакытында. Әмма дә ләкин ул шундый тавыш иде – ул бердәнбер иде. Резидә кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә алды.

Алга таба безнең планнар да бар иде. Резидә белән соңгы күрешкәндә: «Равил, 60 яшькә сценарий яздым инде. Бөтенесе барлык нечкәлекләре белән күз алдында тора. 59 яшьне билгеләп үтә алмадым. 60 яшьне матурлап уздырып җибәрербез, Аллаһы теләсә», – диде. Бик шатланышып, елмаешып аерылыштык, – ди җырчы.

Равил Галиев Резидә Шәрәфиеваның тормышы гына түгел, китүе дә башкаларга үрнәк булуы хакында да әйтә.

«Резидә елмаеп, тормышны яратып арабыздан китеп барды. Матур итеп... Ул сыкрамады, ул еламады, ул чагыштырып әйтергә була, ирләрчә, чын ирләрчә көчле булып китте. Урыны оҗмахта булсын. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен безгә оҗмах түрләрендә очрашырга», – дип бәхилләшә Равил Галиев дусты белән.

Әлеге видеоны социаль челтәрләрдә Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева куйды.


Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева кичә, 19 июль көнне, каты авырудан вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар