news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Равил Галиев Резидә Шәрәфиева истәлегенә җыр яздырган

news_top

Татарстанның халык артисты Равил Галиев дусты, мәрхүмә җырчыбыз Резидә Шәрәфиева истәлегенә җыр яздырган.

«Башка беркем мондый булмас инде...» җырының сүзләрен Альбина Бәширова, көен Ринас Әхмәтов иҗат иткән.

Татарстанның халык артисткасы, танылган җырчы Резеда Шәрәфиева 2025 елның 19 июлендә каты авырудан вафат булды.

«Резидәне югалтуның ачысы, әрнү көннән-көн арта гына бара… Бу халәттән кайчан чыгарбыз, белмим… Дөресен әйткәндә, әлегә Резидәнең җырларын тыңлый алмыйм, фотоларын карау да авыр. Ничектер күңелем, йөрәгем кабул итми аның китүен. Үземне бик ялгыз хис итәм. Баштарак моның нәрсә икәнен аңламаган да идем… Җәмәгатем Ландыш: «Берүзең калдың бит, Равил», – дигәч, аңлау килде. Чынлап та, мин берьялгызым калганмын икән бит», – дип сөйләгән иде Равил Галиев «Интертат»ка Резидә Шәрәфиеваның вафатыннан соң.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар