Равил Галиев: “Резеда Шәрәфиева белән фарфор туебызга әзерләнәбез”
Узган туган көне белән котлап, Равил Галиевка шалтыраткач, җырчы репетициядә булып чыкты. “Резеда белән фарфор туебызга әзерләнәбез”, - диде Интертатка Равил.
Быел Резеда Шәрәфиева белән Равил Галиевның бергә иҗат итә башлауларына 20 ел тулган икән. Артистлар юбилей концертына әзерләнү белән мәшгуль.
- Равил, ни өчен син туган көнеңне ике тапкыр үткәрәсең?
- Әнием әйтүенчә, ул мине 20 гыйнварда тапкан. Элек туган көнемне 20се үткәрә идем, паспорт алганнан бирле 23 гыйнварда билгеләп үтәм, чөнки паспортта туган көнем 23е дип язылган.
- Кайсы көнне котлыйлар соң сине?
- Сигез еллык мәктәптә укыган сыйныфташларым 20 гыйнвар көнне котлый. Үземне Шәймиев белән бер көнне туган дип йөрим. Беркөнне әнинең туган көнемә бүләк иткән китабын таптым. Анда 20 гыйнвар дип язылган.
- Паспорттагы хатаны төзәтергә уйлаганың булмадымы?
- Минем аңа исем китмәде.
- Равил, йолдызлыкка карасаң, 20 гыйнвар буенча син – кәҗәмөгез, 23 гыйнвар буенча – сукояр. Боларның кайсылары холкыңа күбрәк килешә?
- Мин үземне сукоярга күбрәк туры киләм дип уйлыйм.