Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Галиев намазга басарга нәрсә этәрүен әйтте

news_top_970_100
Равил Галиев намазга басарга нәрсә этәрүен әйтте
"Татар-информ" архивы

«Шәһри Чаллы» газетасының «Йолдызлы мизгел» тапшыруына кунакка килгәч, Татарстанның атказанган Равил Галиев намазга ничек килүе хакында сөйләгән.

– Вакыты җиткәндер. Хәер, алай әйтү дә бик үк дөрес түгелдер. Чөнки Аллаһы Тәгалә кушканча яши башлауны «вакыты җитмәгәндер» дип гел кичектереп киләбез. Ураза тоткан саен, хәзрәтләр: «Рамазан аеннан соң ничек яшәрсез? Яшәвегез элеккеге тәртибенә кайтырмы?» – дип сорый иде. Уйлана идем. 3-4 ел ураза тотканнан соң, ихтыяр көчен җыеп, намазга бастым, – дип тыйнак кына җавап биргән җырчы.

«Интертат»ка интервьюда да җырчы намаз уку турында: «Намаз уку – бөтен дөньяга кычкырып сөйли торган әйбер түгел. Бүген намаз уку белән кешеләр мактана башладылар. Мәчеткә кергәннәрен дә, чыкканнарын да, дини чараларда катнашуларын да инстаграмга куялар. Моны матур күренеш дип санамыйм. Кеше күрсен дип түгел, ә һәр кешенең шәхсән үзе өчен, яшерен эшләнергә тиешле эшләр бу. Бу хакта дин юлындагы кешеләр яхшы белә», – дип сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100