Равил Гайсин: «Татарда Шәкүр карак ишеләргә соклану бетте»
Мәскәүдә яшәүче татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, блогер Равил Гайсин татар әдәбияты турындагы фикерләре белән уртаклаша.
Совет чоры юкка чыгу белән, татар әдәбиятында байларга каршы язылган әсәрләр юкка чыкты. Мисал итеп, татарда, инглизләрнең Робин Гуд әсәренә ияреп язылган «Шәкүр карак» һәм шуның ишеләргә соклану бетте.
Карак ул, ни әйтсәң дә, бары – карак! Татар халкының милли герое була алмый!
Байларга каршы күтәрелгән байрак җиргә ташлангач, зур төркем татар язучылары, ни язарга белми, югалып калдылар. Шуның дәлиле – аларның зур әсәрләре күптән юк.
Шулай ук, татар язучылары арасында булган үзара дошман төркемнәр дә таралды. Ә бит, язучыларның ачыктан-ачык дошманлыгы заманында, аларның үзара көчле бәрелешләреннән чыккан чаткылардан чын тормыш әдәбияты ялкыны күтәрелеп, язучылар, бер-берсен уздырырга теләп, татар халкының мәшһүр әсәрләрен барлыкка китергәннәр.
Әдәбият ул, бары көчле көрәштә, дәртле ялкында илаһи көч табып, әйбәт әсәрләр язарга мөмкинлек бирә.
Хәзерге заманда – бары бер төркемгә укмашкан язучылар, критиканы кабул итмиләр. Бер 10 көн элек бер шагыйрьнең язмасында «елан атлап керде» дигән юл күреп, «елан атлап йөрми, шуыша» дип, ялгышын төзәтергә үзенә язган идем, җавабы: «Китабыңны яманлап язармын!»
«Бу «ясалып бетмәгән Тукайның» серкәсе су күтәрми», – дип, аралашуны туктаттым. Тагын берничә юлында төзәтү кирәк булса да...
Хәзерге татар әдәбияты нинди хәлдә?
Күз салам, яңалык юнәлешендә барган язучыларны эзлим; яңа әдәби төркем барлыкка килмәгәнме, дим? Алар яңа концепция, татар культурасының яңа моделен тәкъдим итмиләрме икән?
Әлегә, күрмим, тапмыйм.
Бәлки, мин язучылар оешмасында булмагангадыр, диеп тә уйлыйм. Әмма, язучыларның төрле төркеме булу халыкка мәгълүм була.
Әлегә берни юк.
Иске милли геройлар китте.
Муса Җәлилне, Газинур Гафитуллинны һәм шундый башкаларны әсәрләрдә күрсәтү тукталды.
Яңалар юк.
Ә бит тормыш белән бергә әдәбият та алга бара – рус әдәбияты. Серле тылсымчылар, күрәзәчеләр, яшерен дөньяга кереп йөрүче батырлар турында мавыктыргыч маҗаралы әсәрләр, шулар буенча фильмнар... Рус, татар балалары шундый әсәрләр белән кызыксына, укыйлар.
Әдәбият – узган заманга югалырга мөмкинлек бирми.
Әдәбият – халык тарихын юкка чыгаруга каршы.
Әдәбият – узган, инде үлде дигән тарихны торгыза, халыкка күрсәтә.
Шул мөмкинлек, хәзерге заман казанышы, хәзерге көн татар әдәбиятының зур мөмкинлекләре.
Әдәбиятның икенче бурычы...
Барыбыз да күрәбез – татар теле сүнә, көннән-көн юкка чыга.
Авыллар үлеме белән, искиткеч әйбәт татар теле югала. Ә бит, нәкъ авылдан чыккан язучылар – татар әдәбиятының чишмә башы иде.
Шәһәрдә булган татар язучыларында – журналистлар теле, шулар язмасы ысулы.
Ул – ярлы тел.
Теле барның – халкы бар.
Туган тел юкка чыгу – татар халкы юкка чыгу.
Халкыбыз югалуын тою, азаю, сан буенча кечерәеп калу, татар халкының көчсезлеге, туган телендә укытуны да саклап кала алмавы – татар теленең кулланылыш өлкәсе азаюдан.
Миңа калса, язучылар – татар телен саклаучылар.
Татар теле кулланудан юкка чыга барса да, әлегә татар әдәбиятында яшеренеп, үз-үзен сакларга азаплана.
Татар язучысының бурычы – туган телне саклау, татар теле учагының ахыргы чаткыларын сүндерергә мөмкинлек бирмәү.
Язучылык өлкәсе белән бәйләнешле кешеләр Татарстан Язучылар оешмасында ничә йөз язучы, ничә йөз шагыйрь, араларында күпме картлар, күпме яшьләр барлыгын белә.
Әмма, татар халкы, Шәкүр карак һәм башка мескен, тилмергән татар турында булган әсәрләрдән аермалы буларак яңа әсәрләрне белми.
Яхшы әйтелде.
Чынлап та, сөрелмәгән зур кыр бар. Яңа язучыларга яңача татар әсәрләре булдыру урыны.
Чыгар иде алар әдәби журналлар битләренә, әмма аларда басылырга тиеш булган, иске ысул белән язылган «мескен татар турындагы елак әсәрләр» 3 еллык басылу планында, диләр.
Шулай да яңа әсәрләр җимешләрен күрермен, дип ышанам.
Булсын алар, кайбер җитешсезлекләре белән...
Тик булсын үзебезнеке, татарныкы, руска да, инглизгә дә иярмичә язган.
Татар әсәрләре татарларга таралсын өчен, татарча укучылар санын арттырырга кирәк.
Татар балалары, мескен татар турында укуны ташлап, татарча әсәрләрне укучылар инде юкка чыгып бара.
Татар язучылары мескен, тилмереп яшәгән татар турында язудан туктап, татар балалары, олылары кызыксына торган китаплар яза башларлар, дип ышанам.
Үзең ни эшләдең, дисәгез – «Карурман» китабын яздым.
Татарларга тарихи горурлык, татар халкының Җиргә кайсы йолдыздан төшкәнен күрсәтеп. Күп нәрсәләр язылган.
Руслар, «Карурман» китабының кыска аннотациясен укып: «Дай перевод на русский, английский», – дип сорадылар. Миңа китап чыгарырга да руслар булышты. «Бастырырга булышыгыз әле», – дип Казаннан сораган идем, ярдәм булмады.
Акчаны миңа бирсәләр, үз кешеләре кулына китаплар чыгарасы акча керми...
Азәрбайҗаннан да русчасын сорадылар.
Казанга яңа төр әсәрләр кирәкми.
Искелектән арына алмыйлар.
Иске ысулда язучылар, татар журналларын, татар киталарын чыгару өлкәсен басып алып, бернинди кызыгы булмаган китаплар чыгарып, татар телен күрәләтә үтерүне дәвам итәләр.
Бик кызганыч.