Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Гайнетдин: «Мәскәүдә татар исемнәрен кайтардык, хәзер Ярминкә мәчетен торгызабыз»

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә Мәскәүдәге тарихи мәчетне кайтару, Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен торгызу, Мәскәү татарларының кимүенә мөнәсәбәте турында сөйләде.

news_top_970_100
Равил Гайнетдин: «Мәскәүдә татар исемнәрен кайтардык, хәзер Ярминкә мәчетен торгызабыз»
Абдул Фархан, Зилә Мөбәрәкшина

Җәмигъ мәчете матурлыгы белән дә, зурлыгы белән дә таң калдырды

Иң элек безгә – Татарстан журналистларына – Мәскәүнең Тынычлык проспектында урнашкан, әллә кайдан горур булып кояш кебек балкып торган Җәмигъ мәчете буйлап экскурсия үткәрделәр. Мәчетнең тирә-ягында да мөселман кибетләре, кафелары урнашкан. Хәләл ризык эзләү дә башка төшмәде, шөкер.

Җәмигъ мәчетен төзекләндерү эшләре 2005-2015 елларда дәвам итте, дип таныштыра башлады экскурсовод. Төзекләндерү эшләреннән соң мәчет 2015 елда ишекләрен ача, 23 сентябрьдә ачылыш вакытында Россия Президенты Владимир Путин, Төркия Җөмһүрияте Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һ.б. килә.

Элегрәк ул Мәскәүнең Икенче мәхәлләсе мәчете дип аталган һәм 1904 елда татар имамнары тәкъдиме белән, татар сәүдәгәрләре акчасына төзелгән булган. Беренче намаз 1904 елның ноябрендә укыла. Бинаның шактый иске һәм  җимерелеп төшү куркынычы булуыннан, мәчеткә барлык мөселманнарның сыеп бетмәвеннән төзекләндерү эшләре үткәрелә башлый. Мәчет бинасының бер өлеше архитектур яктан аерылып тора – ул мәчетнең тарихи бинасының истәлеге буларак, шуңа охшатып төзелгән, үзенең манарасы да бар. Биредә конференция залы, Ислам музее урнашкан.

Мәчеткә килгәндә, ул – татар милли бизәкләре һәм госманлы бизәлеш традицияләренең үрелүе нәтиҗәсе. Мәчеттәге мөнбәр, келәм, люстралар – Төркия дәүләтенең бүләге булып тора, нәкышларны (роспись) да төрек осталары башкара. Мәчетнең тышкы ягын бизәүче тимер челтәрләр, витражлар татар милли бизәкләрен чагылдыра.

Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов аңлатуынча, мәчетне төзекләндергәндә яңа технологияләр кулланылган. Шулай итеп, Җәмигъ мәчете безне матурлыгы белән дә, зурлыгы белән дә таң калдырды. Бина эченә 10 меңләп кеше сыя, ди. Билгеле, гает бәйрәмнәрендә бөтен кеше дә мәчеткә кереп бетә алмый. Узган елларда исә туры трансляциядән мөселманнарның мәчет ишегалдында, мәчет тирәсендә намаз кылуларын күреп, сокланган идек…

Тарихи мәчетне кайтару турында: «Мәчетнең кирәге юк, дигән иделәр»

– Равил хәзрәт, Мәскәүдә Зур Татар урамы, Кече Татар урамнарын күрдек. Борынгы мәчетне дә татарлар төзеткән булган. Бу – безнең милләт өчен зур дәрәҗә. Бүгенге көнгә кадәр шушы дәрәҗәне саклап калу җиңелдән бирелмәгәндер...

– Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков эшләгән вакытта татар исемнәрен кире кайтару мөмкинлегенә ирештек. Мәскәүдә Тарихи татар мәчете бар. Ул башкаланың тарихи татар бистәсендә урнашкан, Советлар Союзы таркалган чорда, урамына революционерка Розалия Землячка исеме кушылган иде. Мәчет бинасын кире кайтару өчен, беркадәр авырлыклар аша узарга туры килде. Мәчетнең янында 5 катлы «хрущевка» бинасы бар. Күрше йорттагылар: «Монда мәчет калса, безгә яшәргә мөмкинлек калмый, безгә мәчетнең кирәге юк», – диде. Ул вакытта мәчет бинасында дәүләт җитештерү берләшмәсе эшләде. Мәчетнең балкон урынында бүлмә ясап, цехка әйләндергән иделәр.

Халыктан: «Сезгә чынлап та шушы цех булу, йөк машиналары килеп-китеп йөрү комачауламыймы?» – дип кат-кат сорадык. «Юк, сез монда азаннар әйтеп, безнең тәрәзәләргә мөәзиннәр кычкырып, яшәргә ирек бирмәячәксез», – диделәр. Шунда халыкка сәгатьләр буе аңлата-аңлата тавышсыз калган идем...

Ләкин мәчетне кире кайтара алдык. Хәйрияче табып, ремонт ясатып, ача алдык. Мәчет урнашкан Землячки урамының исемен элекке атамасына – Зур Татар урамына кайтара алдык. Монда Тылмач урамы да бар, Зур Татар урамы, Кече Татар урамы булуы – боларның барысы да күңелне сөендерә.

Игътибар итсәгез, киштәмдә Ливия башлыгы Муаммар Каддафи белән фотография бар (фотографиягә ишарәләп күрсәтте). Мин аңа Коръән бүләк иттем. Муаммар Каддафины дөньяда яратмыйлар иде. Әмма без аңа һәрвакыт догада, чөнки ул яшь вакытында Леонид Брежнев чакыруы буенча Советлар Союзына – Мәскәүгә килгән булган. Брежнев белән күрешкәнче, мөселманнар белән намаз укырга дип, Җәмигъ мәчетебезгә кергән. Аның сәфәреннән файдаланып калыйк дип, татарлар аңа мөрәҗәгать иткән. «1980 елгы Олимпиадага зур спорт комплексы – Олимпийский комплексын төзү өчен, безне бу урыннан куарга телиләр, мәчетебезне сүтәргә һәм шәһәр читенә күчерергә ниятлиләр. Мәчетебез 1904 елда төзелгән, без монда шул вакыттан бирле гыйбадәт кылабыз. Монда зур шәхесләр булган, эшләгән, ата-бабаларыбызның мөкатдәс урыны бу», – дигәннәр.

Муаммар Каддафи мөселманнарның мөрәҗәгатен Леонид Брежневка җиткергән, шуннан соң Брежнев мәчетебезне калдырырга рөхсәт иткән. Каддафи – безнең шушы мәчетебезне шушы җирдә калдыруга сәбәпче булган кеше, шуңа аңа һәрвакытта изге догабызны кылып торабыз.

Мәскәүдә Тарихи мәчет реконструкциясе, Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен торгызу һәм 7 томлык энциклопедия турында

– 2022 елда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган елда федераль исемлеккә кертелеп тә, эшләнеп бетә алмаган проектлар бармы?

– Ул да булса – Зур Татар урамындагы Тарихи татар мәчетебезнең реставрациясе. Бу реконструкцияне эшләү өчен, РФ хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллинның ярдәме белән, РФ Мәдәният министрлыгы бюджетыннан Тарихи мәчет реставрациясе проекты өчен акча ала алдык. Хәзер проект эшләнә, Аллаһ насыйп итсә, быел тормышка ашырылачак. Мәдрәсә бинасына да, шулай ук, комплекс буларак, реконструкция ясала. Марат Хөснуллин белән моны килешеп эшләдек һәм, эшебездә ярдәм күрсәтүне сорап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны чакырып, аның белән бергә мәчеткә барып, мәчет һәм мәдрәсәне карап, аларга реставрация, реконструкцияне ясау турында сөйләшеп, Татарстаннан да ярдәм булса иде, дип мөрәҗәгать иттем. Рөстәм Нургалиевич: «Татарстан ярдәм итәчәк, Татарстан бу эштә катнашачак, бергәләп бу мәчетне эшлик», – дип сөендерде. Рәхмәт, без ялгыз түгел, дип сөенеп кайттым.

Аннан соң, зур тырышлыклар белән, федераль исемлеккә кертә алдык, ул да булса – Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен торгызу. Элекке мәчет торган урында хәзер башка биналар урнашкан, мәчетне торгызу өчен, Түбән Новгород шәһәренең үзгә бер төшеннән җир биләмәсе бүлеп бирелде. Түбән Новгород хакимияте белән килешкәнчә, торгызыла торган мәчетнең тышкы кыяфәте тарихта булган сурәтенә охшатып эшләнәчәк. Бу тарихи мәчетне элекке мәчет шәкелендә торгызачакбыз. Марат Хөснуллин контроленә куйдык, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән элемтәдә торабыз, ул да Мәскәүгә безнең Диния нәзарәтебезгә килеп, бергә аның белән фикерләр алышып, мәчетне торгызырга килештек. Без анда мәдрәсә бинасы төзергә рөхсәт ала алдык, Аллага шөкер. Быел проектны эшләп бетереп, нигез ташын куеп, эшкә керешә алырбыз, дип уйлыйм.

Хәзерге вакытта Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте белән җыелышлар, килешүләр уздырыла. Җирле Диния нәзарәте белән бергә эшлибез.

Федераль исемлеккә кергән эшләребездән тагын берсе – 7 томлык «Россия Федерациясендә ислам энциклопедия сүзлеге» җыентыгын булдыру иде. Ул – бик зур эш, бик зур хезмәт. Җитди, бай, тулы итеп эшлисе килгәнгә күрә, быел тормышка ашырабыз, дип торабыз. Бу сүзлеккә йөзләгән галимнең эзләнү нәтиҗәләре кергән, исламның, мөселман халыкларының ил күләмендә тарихта, мәдәнияттә тоткан урыны тулаем барлана, моңарчы билгеле булмаган тарих сәхифәләре ачып бирелә.

РФ Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе, мөфти урынбасары Илдар Нуриманов:

– Безнең электән эшләп килгән 12 томлык сүзлекләр бар, алар берәр томлап чыга барды. Хәзер барысын бергә туплап нәшер итмәкче булабыз. Бүгенге көндә шушы 7 томлыкның 50 процент хезмәте эшләнеп бетте, корректорлар, редакторлар төзәтә, – дип өстәде.

«Мәскәү өлкәсендә татарларның 60 меңгә кимүе мине гаҗәпкә калдырды»

– Төмәндә булган идек. Янбай авылындагы мәдрәсәдә 58 шәкерт бар, шуларның 56сы – таҗик, 2се татар...

— Бу гаҗәпләнерлек хәл түгел. Болгар ислам академиясен генә алыйк, анда ничә татар барлыгын саныйк. Урынбасарым Рушан хәзрәт Аббясов диссертацион советта катнашып, мәгълүматларны җиткерә. Менә Дагыстаннан, менә фәләннән... «Ә татарлар кайда?» – дим – «Юк». Әлбәттә, милләттәшләребез диннән читләшкән вазгыятьтә безнең ислам институты, университетларында таҗик, кыргыз, казах һ.б. укый.

Мәскәүдәге мәчетләребезнең имамнары – татар. Моны саклау җиңел эш түгел. Алар мәҗлесне дә, мәрасимнәрне дә татар телендә башкара. Ләкин вәгазьне баштан татарча сөйләргә, аннан русчага күчәргә мәҗбүр. Чөнки залыбызда – күпчелек Урта Азия һәм Кавказ кешеләре, татарлар бик аз.

Соңгы халык санын алудан билгеле булган мәгълүматларга караганда, Мәскәү өлкәсендә татарларның 60 меңгә кимүе мине гаҗәпкә калдырды, һәм мин бу санга ышанмадым. Ышанасым да килмәде.

Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужковны Ураза гаетенә чакыра идем. Минем белән бергә мәчеткә кереп, мөнбәр алдыннан халыкка мөрәҗәгать итеп, бәйрәм белән тәбрикли иде. Чыгышын һәрвакыт: «800 мең мөселман, – дип башлый иде. – Шул 800 мең мөселманның 750 меңе – татар», – дип әйтә иде.

Бер хәзрәт: «Өченче буында татарлык югала. Мәскәүдә яшәүче туганнарыбызның әти-әнисе – татар, үзе – татар, хатыны – башка милләттән. Алардан туган балалар татарча белеп үсми», – диде. «Туган телегез нинди?» – дип сораганда бу балалар: «Рус теле», – дип җаваплый. Халык санын исәпкә алучы: «Димәк, сез – рус», – дип язып куя. Бу – безнең өчен аяныч хәл.

Мин Мәскәүгә имам-хатыйб буларак 1987 елда килдем. Ул елларда башкаладагы мөселманнарның күпчелеген Түбән Новгород өлкәсе татарлары тәшкил итте. Казан татары булсам да, мине Мәскәүдәге татарлар үз итеп кабул итте. Кайсы авылдан икәнемне сорадылар. Түбән Новгород өлкәсендәге Кече Ырбишча авылын атый идем, чөнки Бохарадагы «Мир-Гарәп» мәдрәсәсенең шәкерте вакытында авылда имам булып практика уздым. Мин үз кеше булдым, якын итеп кабул иттеләр.

Мәскәүдә мәҗлесләргә еш чакыра башладылар. Мин ул мәҗлесләрне «мәдрәсә» итәргә йөрдем, халыкка дин нигезләрен аңлаттым. «Балаларыгызны татарча тәрбияләгез, өйдә татарча сөйләшегез», – дия идем мәҗлестәге яшьләргә. Хәзер, кызганыч, балаларым оныклар белән русча сөйләшә. Оныкларыма татарча әйткәндә, алар миңа: «Нәрсә дип әйттең, бабам?» – ди. Мин аларга тәрҗемә итәргә тиеш булам. «Русча белмим», – дисәм дә: «Син рус телен бик яхшы беләсең», – диләр. Оныгым гает намазына Җәмигъ мәчетенә килә, ул минем русча сөйләвемне тыңлый. Менә бу – безнең Мәскәүдә һәм зур мегаполисларда яшәүнең нәтиҗәсе. Казанда да шул хәл, беләм.

Минемчә, милләтне дин саклый. Галим, язучылар милләтне тел саклый, дип әйтергә ярата. Ләкин бу алай ук түгел. Милләтебезнең мәчетләре булмаса, милләтебез бетәчәк. Үрнәк итеп, Балтыйк буе илләре, Беларусь Республикасы, Польша, Украинада яшәгән татарларны әйтә алам. Аларның телләре юк, ә диннәре бар. Алар үзләренең диннәре булганга күрә: «Мы – татары», – диләр».

1993 елда Литваның Каунас шәһәре мәчете ачылышына барган идем. Кырык татар авылына алып бардылар. Мәчеткә намаз укырга кердек. Михраб янында китап итеп тегелгән дәфтәр ятканын күреп алдык. Китапта латин графикасында татарча язу бар иде. «Без бу язылганнарны аңламыйбыз, ләкин Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать язылганын беләбез, – диделәр. – Бу – мәчетебездә укыла торган кадерле догалык», – диделәр. Алар үзләренең татар икәнлеген онытмаган.

Мәскәү өлкәсендә кайчандыр 800 мең татар дип исәпләнгән милләттәшләребез халык санын алу нәтиҗәләре буенча 60 меңгә кимегән икән, без алга таба ничек сакланырбыз? Балаларыбыз рус телендә сөйләшкәнгә күрә, аларны башка милләт хисабына кертсәләр, нишләрбез? Бик аяныч хәлебез.

«Без дөньяга Россиядәге исламны, мөселманнарны танытырга тиеш»

– Соңгы елда башкарган эшләрегез белән дә таныштырсагыз иде.

Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 елга багышланган чараны үткәрүне моңа кадәр 6 ел буе әйтеп килсәк тә, аңа колак салучы булмады. Россия Президенты Владимир Путин катнашында үткәрелгән конференциядән файдаланып, аңа мөрәҗәгать иттем. Шуңа күрә мин әлеге чараның инициаторы булганыбызга бик сөенәм.

Беренче тапкыр бу хакта 2016 елда Казан Кремлендә Эрмитажның күргәзмәсен ачканда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, мәдәният министры, Эрмитаж директоры Михаил Пиотровский алдында да әйткән идем, ләкин игътибар итүче булмады. «Әйдәгез, Федераль программага, бюджетка кертергә тырышыйк, бөтен чараларга матди ярдәм дә ала алачакбыз», – дидем. Аны эшләүче булмады. Авырлыклар булды, әлхәмдүлилләһ, барыбер үз дигәнебезгә ирештек, юбилей мөнәсәбәте белән чараларын уздырдык.

Фото: © Салават Камалетдинов

1100 ел буена без – татар халкы – беренче тапкыр дәүләт масштабында ислам динебезнең юбилеен бәйрәм иттек. Аның кыйммәтләрен, принципларын, мәдәниятен, мәгърифәтен дәүләт масштабында танытуга ирештек. Сез моны үзегез аңлыйсызмы? Без – татар халкы – бөтен Болгар дәүләтендә кабул иткән динебезнең бүгенге көнгә кадәр булган мәдәнияте, мәгърифәте, аң-фикерләре Россия масштабында сакланган һәм Россия дәүләтенә тәэсир иткән дин икәнне расладык.

2022 елның 14 гыйнварында җомга көнне Мәскәү мәчете мөнбәрендә, ислам диненең 1100 еллыгы чараларын башлап җибәрәбез, дип игълан итә алдым. Шуннан соң Согуд Гарәбстанында, ислам диненең бишеге булган җирләрдә «Россиядә ислам традицияләре» дигән күргәзмә ачтык. Күз алдына китерегез, бу – 1100 еллыкта беренче тапкыр булган хәл! Согуд Гарәбстанындагы министр, галим, кунаклар алдында Россиядәге исламның традициясен күрсәтә алдык. Шаккаттылар. Шуннан соң, күргәзмәне Малайзияга алып бардык. Аларның чакыруы буенча «Россиядә ислам традицияләре» дигән күргәзмәне анда күрсәттек. Россия төбәкләре, табигате, халкы, киемнәре, гореф-гадәтләре, халыкларның мөселман булуын күрде, бездәге исламның байлыгын ачты.

Фото: © Абдул Фархан

«Без сезнең турында, Россиядәге мөселманнар, Россиядә ислам дине турында белмибез. Россиядәге мөселманнар турында гарәпчә китаплар чыгарыгыз», – диделәр. Без дөньяга Россиядәге исламны, мөселманнарны танытырга тиеш. 18 ел рәттән үткәреп килә торган Халыкара мөселман форумыбыз шул максатны күздә тотып эшли, 2022 елның 8-9 декабрендә безнең форум, 1100-еллыкны төгәлләүче, нәтиҗә ясаучы чара буларак, дөньяның 40лап иленнән кунак җыйган иде, ул кунаклар Татарстан Республикасы Мәскәүнең Колонный залында үткәргән тантаналы концертны да манзара кылдылар.

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә ХХ Халыкара Коръән Кәрим уку бәйгесенең финалын меңләгән кеше – мәчеттә, дистәләгән мең кеше онлайн карады. Мөселман илләреннән килгән иң яхшы Коръән укучыларның чыгышларын күреп сокландылар.

Мөселманнар тарихында беренче тапкыр Мәскәү үзәгендә Россиянең хәзерге заман тарихы үзәк дәүләт музеенда ислам күргәзмәсен үткәрдек. 2 ай буена музей диварында «Ислам бакчасы» дигән зур афиша-паннолар эленеп торды. Бу да – исламны, мөселманнарны таныту. Безнең Диния нәзарәте заказы белән эшләнгән сәнгать әсәрләре куелды. Санкт-Петербургтагы Россия милли китапханәсеннән сакланып калган Коръән Кәрим – беренче тапкыр Екатерина II кушуы буенча 1787 елда Санкт-Петербургта басылган Коръәнне китертә алдык. Без ул Коръән Кәримгә реставрация ясадык, махсус футляр ясаттык.

Горурлыгыбыз – Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачу булды. Хан мәчете һәм ханнар тәкиясе белән, ул – шушы борынгы каланың татарларга кагылышлы тарихи мирасын гәүдәләндерүче мөһим бер урын. Хан мәчете һәм тәкияләрне реставрацияләү буенча да берничә елдан бирле Россия мәдәният министрлыгы белән эш алып барабыз.

Фото: © Салават Камалетдинов

Юбилей елы дәвамында төрле төбәкләрдә унлаган объект ачтык. Шуларның берсе – Кострома шәһәрендә мәчет янында рухи ислам мәркәзен ачуга ирештек. Ул зур комплекска әйләнде. Россия эшмәкәре Алишер Усманов ярдәм итте, Татарстан тарафыннан Милли шура аркылы мәчет төзелешенә 10 млн сум акча бирелде. Татарстан исеменнән ярдәм күрсәткәне өчен – Рөстәм Миңнехановка, игътибары, үзәкне ачуда актив катнашканы өчен Васил Шәйхразиевка рәхмәт белдерәбез. Гомумән, яңа мәчетләр нигезләү һәм төзү, дини агарту үзәкләре ачу, борынгы ядкярләрне торгызу эшенә зур әһәмият бирәбез. Безнең Диния нәзарәте карамагындагы элеккедән калган тарихи мәчетләр – Мәскәү, Түбән Новгород, Тверь, Ярославль, Касыйм, Пермь, Читага кадәр – барысы да күз уңында, һәрберсенең дә төзеклегенә, яңартылып торуына игътибар бирәбез.

Фото: © Абдул Фархан

Тагын бер нәрсәгә сөенәм: китаплар бастыра алдык. 2022 елда «Исламская мысль в России – возрождение и переосмысление» дип исемләнгән китаплар сериясе аеруча актив чыгып барды. «Наследие Мусы Бигиева», «Наследие Ризаэтдина Фахретдина» җыентыкларында бөек галимнәребезнең әлегәчә өйрәнелмәгән, тиешенчә бәяләнмәгән әсәрләре чыкты.

Бу әсәрләр, бу китаплар ник кирәк соң? Без һаман да ислам динен урта гасырлар дине дип карыйбыз. Аның ни дәрәҗәдә прогрессив дин булганлыгын һаман да ачып бирә алганыбыз юк, гәрчә XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы галимнәребез бу хакыйкатьне күрсәтүче, дәлилләүче күп кенә фәнни мирас язып калдырган. Максатыбыз – шул мирасны халыкка кайтару, дөньяга ачып бирү.

Ислам – артка тарта торган дин түгел. Ул – башка халыклар белән, башка диннәр белән яши ала торган дин. Башкаларны хөрмәт итсәң, үзеңә дә хөрмәт була, дип әйтә торган дин. Әгәр дә ислам Үзбәкстан, Таҗикстан, Малайзия һ.б. илләргә бары тик шулай, бары тик болай, үзегезнең бөтен гадәтләрегезне ташлагыз, дип әйтсә, аны беркем кабул итмәячәк. Үзегезнең гореф-гадәтләрне саклагыз, ләкин ислам динендәге мөселман кеше буларак, үзегезне баетыгыз, әхлак нормаларын, ислам мәдәниятен алыгыз. Әгәр алар ислам диненә каршы булмаса, шуның белән үзегезнең гореф-гадәтләрегезне саклап яшәгез, диелә. Шуңа да Үзбәкстанда – үз гореф-гадәтләре, Казахстанда – үз йолалары, татар халкында да калфак, түбәтәебез, ягъни үз милли мирасыбыз бар... Ислам дине беркайчан да мәдәният үсешенә каршы булмаган. Ислам – мәдәниятле, мәгърифәтле дин. Х гасыр башыннан бирле һәм хәтта аннан да иртәрәк, нәкъ менә татарлар хәзерге Россия җирлегендә ислам диненең тәрәккыяткә илтүче дин икәнен үз мисалында исбатлаучы милләт булган. Шушы фәнни мирасны аңлап, үзләштереп, тарихи үзаңыбызны торгызган вакытта гына киләчәгебез бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100