Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Фәйзуллин 80 яшьлек юбилей кичәсендә:«Башың эшли, акылың гына юк, дип әйтә иде әни»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре, мәшһүр әдәбият эшлеклесе Равил Фәйзуллинның юбилей кичәсе булды. «Интертат» хәбәрчесе «Тагын килде язлар!..» дип аталган, югары дәрәҗәдәге камил музыка, шигърият һәм җыр кичәсендә булып кайтты.

news_top_970_100
Равил Фәйзуллин 80 яшьлек юбилей кичәсендә:«Башың эшли, акылың гына юк, дип әйтә иде әни»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Казан университетының татар филологиясе факультетында укыганда, студент елларында мөгаллимнәребез Нурфия Йосыпова һәм Гөлфия Гайнуллина лекцияләрдә сөйләгән сүзләре искә төшә... «Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигърияткә 1960 елларда килеп керә һәм яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыра, сүз белән оста эш итә, гадәти булмаган сүз-гыйбарәләрдән, фикер-төшенчәләрдән файдалануы, аларны шигырь тукымасына уңышлы кертеп җибәрүе белән әдәбиятка яңалык алып килә.

Равил Фәйзуллин – фәлсәфи-лирик шагыйрь, әсәрләрендә тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пафосы өстенлек итә. Ул аз сүзлелеккә омтыла, кыска формаларга мөрәҗәгать итүе иҗат принципларының берсе булып тора. Әдип еш кына шигырь-афоризм, шигырь-метафора барлыкка китерә, кеше, вакыт, галәм, мәңгелек төшенчәләре үрелеп бара, һәм шулар аша әдип кешелек, туган җир, шәхес, милләт турында уйлана.

Мәхәббәт лирикасында интим хисләрне үзе тойганча, сизгәнчә, аңлаганча җырлый, аның лирик герое шатлана, борчыла, газаплана, шаша, ләкин кешелек горурлыгын югалтмый...» Менә шундый бәяләмә галимнәрдән.

Равил Фәйзуллин: «Бәхетем, бәлки, шундадыр: яшьли үземнең максатымны белдем»

Юбилярыбыз, кичәнең хуҗасын фойеда очраттым. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин тормышыннан кызыклы вакыйгаларны сөйләде, уй-фикерләре, хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Бу – мактау, мактанышу кичәсе дип оештырылмады. Бу кичә әдәбият, сәнгать, музыка бәйрәме буларак тәкъдим ителде. Шуңа күрә монда котлаулар, бүләк бирешүләр, папкалар тоттырулар булмады. Юбилейдан качып булмый инде ул, 80 «колагын тырпайтып» тора. Нигездә, бу концерт дусларым, мине аңлаган кешеләр, поэзия сөючеләр, сәнгатьне яратучылар, зыялылар өчен булды.

Әйтер сүзләр җыелса да, китапларымда байтак әйттем инде. Бөтенесен әйтеп бетереп булмый, мөмкин дә түгел. Ләкин минем бер канәгатьлек хисе бар. 3нче сыйныфны тәмамлагач, 10 яшьтә үзем өчен кулъязма китап чыгардым. Китаплардан геройлар укып үскәч, минем дә зур кеше – китаплардагы геройлар кебек буласым килде. Язучы булу хыялы шул вакытта ук бөреләнгәндер, күрәсең. Классик китаплардан күреп, баштан зур итеп, кереш сүз буларак, үземнең биографиямне яздым. Шуннан соң хикәяләр, шигырьләр яздым. Шулай итеп, беренче китабымны чыгардым. Хәзер инде 70 ел үтеп тә киткән, шул вакыт аралыгында ниндидер нәтиҗә дә чыгарга тиештер, шулай бит. Бәхетем, бәлки, шундадыр: яшьли үземнең максатымны белдем. Уңга-сулга тайпылмыйча, әкренләп, шул максатка ирештем.

Үзем яшәгән дәвердә татар халкының бик зур кешеләре белән аралашырга туры килде. Бу – минем бәхетем. Кайчакта уйлыйм: мин 3 гасыр кешеләре белән аралашканмын икән. Мәсәлән, Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче һ.б. – алар XIX гасыр ахырында туган. XX гасыр, бигрәк тә аның икенче яртысында туган кешеләр белән бергә хәрәкәт иттек. Хәзер инде XXI гасырга күчтек! Бик борынгы кеше икәнмен, дип уйлыйм. Бер буынны 25 ел дип санасак, мин 6 буын кешеләре белән аралашканмын икән! Бик күп бит. Бәлки, кеше ышанмас та: Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән аралашып, аның белән әңгәмә кордым. Ул бит – Тукайның замандашы!

Күз алдына китерегез: Тукай, Такташ, Җәлил, Фатих Кәримне алыйк – аларның яше 40ка да җитмәгән. Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән булса, нәрсәләр яза алырлар иде икән...

Равил Фәйзуллин: «Дөньяда үзеңне «Мин әллә кем!» дип йөреп булмый»

– Хәтерлим, миңа әни: «Равил, синең башың эшли, акылың гына юк», – дип әйтә торган иде. Аннан соң: «Улым, син үзеңнән 5-6 адым алда барган кешеләр белән аралаш», – дигән сүзләре дә истә калган. Ул вакытта аңлап та бетермәгәнмендер, ләкин күңел сизгәндер – әнинең сүзләрен тыңлаганмындыр.

Дөньяда бит үзеңне «Мин әллә кем!» дип йөреп булмый. Дөньяда бездән дә акыллырак, көчлерәк, юньлерәк, талантлырак кешеләр бар. Моны истән чыгарырга ярамый. Безгә үрнәк булырга тиеш, стимул бирә бит алар! Минем дә шундыйрак буласы килә, дип уйлыйсың.

Татар әдәбияты – зур әдәбият. 5 гасыр элек дәүләтчелегебезне югалтсак та, ул безнең күңелдә калган. Ләкин аның күпмедер дәрәҗәдә функцияләрен, бурычларын әдәбият үтәгән. Ничә гасыр буе басым астында яшәп, милләтебезне саклап кала алганбыз. Телебезне күпмедер дәрәҗәдә саклый алганбыз. Хәзер дә эчтә генетик код бар, Аллаһка шөкер. Без – шуның варислары. Киләчәк буын, дәвамчыларыбыз да шуны аңласын иде, буыннар чылбыры өзелә күрмәсен. Үткәннәребез безнең данлы, мактаулы – аның киләчәген күрергә насыйп булсын.

«Бабамны бик тә яратам, аны хөрмәтлибез»

Равил Фәйзуллинның оныгы Камил Фәйзуллин да, бабасын хөрмәтләп, аның юбилей кичәсенә кайткан иде:

– Мәскәүдә яшәп тә татарча беләм. Өйдә сөйләшәбез чөнки. Без еш кына бабай янына кунакка кайтабыз, дачасында ял итәргә яратабыз. Бабамны яратам, аның белән горурланам, үзен бик тә хөрмәтлибез. Шигырьләрен укырга яратам, – диде оныгы.

Камил Фәйзуллин сул яктан беренче

Ирада Әюпова: «Бергә эшләргә язсын!»

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, шагыйрьне юбилее белән котлап, йөрәк түреннән чыккан иң матур теләкләрен яңгыратты:

– Без – бик бәхетле халык. Халкыбызның бай мирасы, мәдәнияте бар. Минемчә, халкыбызның иң зур байлыгы – талантлы, сәләтле, ирекле шәхесләре. Чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм, исәнлек-саулык телим, бергә эшләргә язсын! – диде Ирада Әюпова.

Минтимер Шәймиев: «Милләтебез мәнфәгатендәге фикерләрегезне үтемле һәм кыю җиткердегез»

Ирада Әюпова Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның да котлавын укып үтте.

– Мөхтәрәм Равил Габдрахман улы! Сезне 80 яшьлек олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Һич шигем юк, Аллаһы Тәгалә Сезне бу дөньяга шагыйрь итеп яраткан һәм талантлы, рухи көч, иҗади дәрт-дәрманны өеп биргән. Татар әдәбиятына яшендәй яшьнәп килеп кергән яшь шагыйрь Равил Фәйзуллинның күренекле әдип, танылган җәмәгать эшлеклесенә, олпат аксакалга әверелә баруын үз күзләребез белән күреп, шигырьләрен тоеп яши торган бәхетле буын без. Узган гасырның бик катлаулы үзгәреш елларында Сез милләтебез мәнфәгатендәге фикерләрегезне үтемле һәм кыю җиткердегез, татар халкының үзаңын уяткан, үстергән, ныгыткан, безгә зирәк киңәшләрегез белән ярдәм иткән шагыйрьләребезнең берсе булдыгыз. «Кешеләргә файда итсәм генә мин – кеше», – дип язган идегез. Сез бүген дә шул юлдан армый-талмый барасыз. Бу сүзләр яшь буынга нәсыйхәт булып тора. Халкыбызның дәрәҗәсен күтәрү, милли яшәешебезне саклау хакына куйган олы хезмәтегез өчен зур рәхмәтебезне кабул итегез. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек һәм куанычлы гомер телим», – диелгән иде котлау хатында.

Илгиз Халиков: «Сез, чын мәгънәсендә, остазыбыз»

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков кичә хуҗасын министр Илсур Һадиуллин исеменнән котлады.

– Хөрмәтле Равил Габдрахман улы! Сезне гомер бәйрәмегез – 80 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Күркәм гомер бәйрәмегезне халкыбызның мәшһүр улы буларак каршылыйсыз. Сез – озак еллар дәвамында үткен каләмегез һәм туры сүзегез белән туган телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүче шәхес, халкыбызның яраткан шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе. Киң колачлы эшчәнлегегез, актив тормыш позициягез, акыллы киңәш-тәкъдимнәрегез хөрмәткә лаек. Кайда гына хезмәт куйсагыз да, халык ихтирамын казанып, һәр мизгелнең кабатланмас җыр итеп яшәүче мөхтәрәм кеше Сез. Яшь буын Сезнең тирән мәгънәле, ялкынлы хис белән зирәк акылны берләштергән әсәрләрегез аша, акны – карадан, яхшылыкны – яманлыктан аера белергә, туган телнең бөеклеген аңларга өйрәнә. Асыл сүзләрегез, үрнәк гамәлләрегез аша замандашларыбыз күңелендә әхлакый сыйфатлар тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, имин тормыш, иҗади уңышлар телим. Халкыбызның ихтирамы чиксез илһам һәм яшәү көче өстәсен, барлык өметләрегез аклансын, ышанычыгыз нык булсын», – диелгән иде министр котлавында.

«Сез, чын мәгънәсендә, остазыбыз», – диде Илгиз Халиков һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» күкрәк билгесен тапшырды.

Илсөяр Иксанова: «Ул – зур хәрефтән Шагыйрь!»

Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова да котлады, аның канатлы гыйбарәләрен исенә төшереп, тамашачыларга яңгыратты:

– Безне Равил Фәйзуллин шигъриятенә мәхәббәт җыйды. Равил абыйның канатлы гыйбарәләргә әйләнгән сүзләре искә төшә, алар синең күңел халәтеңне җиткерә. Ул – зур хәрефтән Шагыйрь! Безне су стихиясе дә берләштерә – ел саен «Равил Фәйзуллин йөзүләре»ндә күрешәбез. Бәйрәмегез белән котлыйм!

Айдар Фәйзрахманов: «Равил абый – безнең өчен эпоха»

Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов Равил Фәйзуллинның шигырьләренә иҗат иткән җырлар байтак, алар концертта яңгырады:

– Чор узып бара, дип әйтмәс идем, һәр чорга алмаш килә. Равил абый да үз вакытында кемнәргәдер алмашка килгән. Равил абыйлар вакытында Хәсән Туфаннар һ.б. олуг, зур шәхесләребез яшәгән. Равил абый алар арасына иң яшь шагыйрь булып, өмет бирә торган шагыйрь булып килеп керә һәм 23 яшендә Россия күләмендә яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясенә лаек була.

Равил абый белән иҗади элемтә урнашканнан соң, 2 ел элек, без аның белән «Ышаныч» дигән уртак концерт эшләгән идек. Бүгенге концертны Равил абыйның 80 яшьлек юбилеена багышларга булдык. Бик зур җаваплылык, чөнки Равил абый – безнең өчен эпоха. Равил абыйның иҗаты, 80 яшенә карамастан, Аллаһының биргәненә шөкер, «Казан утлары» журналы редакциясендә дә эшли, «Татмедиа» АҖ генераль директорының киңәшчесе дә әле! Аның киңәшеннән башка фикер дә йөртеп булмый.

Берничә ел элек миңа да аның белән киңәшергә туры килде. «Нишлибез?» – дигәндә, ул, мине кулымнан тотып: «Шуны, моны эшлисең», – дип аңлатты. Концертка әзерләнгәндә, бөтен уй-кичерешләрне яшьләргә әйтергә тырыштым. Равил абыйга да: «Бу иҗат кичәсе генә түгел, ул чын мәгънәсендә сәнгати концерт булырга тиеш. Тамашачы күңеленә Равил абыйның иҗатын, аның җырларын, шигырьләрен менә шушы концертны кабул итү белән сагынып кайтып китәчәк. Чөнки халыкның күңеленә иң беренче поэзия һәм җыр керә. Җырны тыңлаганда да, без аның көенә, шигъри азыгына игътибар итәбез.

Сәхнәдә чыгыш ясаган һәр сәнгатьпәрвәр Равил абыйның иҗатына күңелен, мөнәсәбәтен әйбәт күрсәтте. Равил Фәйзуллин кичәсендә катнашу, аны киң тамашачыга тәкъдим итү – үзе бер бик зур дәрәҗә.

Равил абыйга бүгенге көндә иҗади саулык телисем, аңа бик зур рәхмәт әйтәсем килә. 80 яшьлек юбилей концертын ул безгә ышанып, филармониядә үткәрүне сайлап алганы өчен рәхмәт. Без, әлбәттә, аның өметләрен акларга тырышабыз. Бирегә Равил абыйны хөрмәт иткән, иҗатына битараф булмаган тамашачы килде.

Рәдиф Гаташ: «Равил Фәйзуллин лидер булды. Бүген дә лидер булып кала»

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ – Равил Фәйзуллин белән әдәбиятка бер чорда килеп кергән шәхес:

– Бер буын кешеләре без. Әдәбиятка, шигърияткә бергә килдек. Ләкин Равилгә узган ел 80 генә тулды, миңа инде бүген 83 яшь тулды. Әлбәттә, арабыздан югалтулар да булды. Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим... Безнең буыннан Ренат Харис, Фоат Садриев, Фоат Галимуллин бар. Үзебез шул буын кешеләре әле исән булганга бик сөенәм. Ләкин бик зур көенеч, бездән соң килгән буын – Разил Вәлиевлар, аңа кадәр Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмнәр 60 яшьтә китеп барды. Йөрәктә һич төзәлмәс яра бар, бергә-бергә барасы иде бит!

Равил Фәйзуллин шушы хәрәкәтнең, буынның башында торды. Чөнки үзебезнең илдә, Мәскәүдә бөтен дөньяга иң элек Равил Фәйзуллин пәйда булды, шаккатырды. Милләтнең асыл бер иҗат кешесенә әверелде. Яшь вакытта бер-береңә игътибарлы буласың: нәрсә яза, нинди яңалыгы бар... Аның һәммәбезгә дә йогынтысы булды.

Мин, 2нче курсны тәмамлап, Башкортстаннан Казанга укырга килдем. Мондагы әдәби процесс, әдәби стиль, әдәби тәм, гамь, ямь Равил Фәйзуллин аша килде. Әдәбиятта ул ирекле шигырьне – ак шигырьне китереп чыгарды. Барыннан да бигрәк, ул яңа формалар, яңа эзләнүләр белән әдәбиятта, шигърияттә үз сүзен әйтүче, сугыштан соңгы «Хрущев җепшеклеге» вакытында, вөҗдан һәм шигъри иректән файдаланып, зур мәйданга чыкты. Равил Фәйзуллин лидер булды. Бүген дә лидер булып кала. Мин бер дә аңа күпсемим, чөнки ул барда – без дә бар. Шигъриятне аңламаган кеше татар телен өйрәнеп, аның Равил Фәйзуллины, Ренат Харисы, Гәрәй Рәхиме, Рәдиф Гаташы, Рөстәм Мингалиме, Зөлфәте, Мөдәррисләр, Разил Вәлиевлар булган дип, безнең аша әдәбият, шигърияткә һәм туган телгә кайтсыннар иде, дигән изге теләктә калам. Бүгенге авыр болганчык елда, бәлки, безне шигърият коткарыр...

Хатыйп Миңнегулов: «Фикерләве белән аерылып тора»

Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов та Равил Фәйзуллинның чордашы:

– Равил Фәйзуллин әдәбиятка 1960 елларда килеп керде. Фикерләве белән аерылып тора. Шагыйрь булыр өчен шәхес буларак оригиналь булу кирәк. Шәхси яктан индивидуальлеге бар. Аның әсәрләре җәмәгатьчелек арасында популяр. Ул татар дөньясында гына түгел, рус дөньясында да танылган, Мәскәүләрдә дә аны беләләр. Ул алмаган премияләр калмагандыр... Равил Фәйзуллин «Казан утлары» журналының баш мөхәррире дә булды. Аның чыгышлары съездларда, Казанда, Мәскәүдә төрле аудиторияләрдә игътибарны җәлеп итә. Юбилеена ул бик күп уңышлары белән аяк басты. Бу безнең әдәбиятның да, шигъриятнең дә үсешен күрсәтә. Аллаһы Тәгалә аңа алга таба да исәнлек бирсен, иҗаты, шигырьләре өчен, әдәбиятка зур өлеш керткәне өчен ихлас рәхмәт әйтәм.

Флюра Низамова: «Һәр шигыре үзе бер фәлсәфи трактатка тиң»

Танылган журналист Флюра Низамова Равил Фәйзуллинның юбилее турындагы хәбәремне күргәч, комментарий язган. Аның шәрехләмәсен дә тәкъдим итәргә булдым:

– Равил абый – бүгенге татар шигъриятенең иң затлы, иң гамьле, иң үзенчәлекле вәкиле. Аның шигырьләре гади дә, гади генә дә түгел. Аларда артык күп сүзлелек юк. Кыска да, оста да итеп әйтә дә куя ул. Һәр шигыре үзе бер фәлсәфи трактатка тиң. Фәйзуллинны аңлап, яратып укыр өчен, үзең дә аңлы, уйланучан, төпченүчән булу шарт. Зыялылар шагыйре ул Равил Фәйзуллин. Киләчәккә китәчәк шагыйрь. Исән-сау бул, безне сөендереп, озак яшә, Равил абый!

«Озаклап иҗат диңгезендә йөзәргә насыйп булсын!»

Халыкара конкурслар лауреаты Илгиз Мөхетдинов Равил Фәйзуллинның «Атларга йөгән кидермим» һәм «Юкә чәчәген җыйганнар» җырларын башкарды:

– Равил абый белән күптәннән таныш. Аның шигырьләре искиткеч. Үзенең иҗаты белән безне баетып тора. Аксакалларыбызны тыңларга тырышабыз, җырларын, шигырьләрен сеңдереп, киләчәк буынга да җиткерергә тырышырбыз, Алла бирсә. Равил абыйның һәр шигырендә зур мәгънә бар. Киләчәктә дә, Алла бирсә, җырларны башкарырга насыйп булсын.

Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин юбилярның «Әни ишетми калган җыр» һәм «Авылда көз» җырларын башкарды:

– Равил абыйның шигырьләре – суда йөзгән балык кебек, чөнки үзе дә суда йөзәргә ярата. Җырлары рәхәт җырлана. Йөзәргә яратам, «Равил Фәйзуллин йөзүләре»нә чакырсалар, очып киләм!

Халыкара конкурслар лауреаты Азат Кәримов Равил Фәйзуллинның «Без бәләкәй чакларда» җырын яңгыратты:

– Равил Фәйзуллин – татар милләтен яктыртучы гади һәм даһи шәхес. Фәлсәфи тирәнлекләргә кермичә, гади итеп, үзебезнең сөйләм телендә, ләкин күңел түрендә яшеренгән нечкә хисләрне уята торган шагыйрь. Җырны башкарганда да яшьлек, мәхәббәт хатлары да искә төшә, яшьлекнең кадерен белеп калу, шул ук вакытта яшь чакта биргән антлар үтәлсен, зур милләт икәнлегебезне истә тотарга кирәк, дигән мәгънә бар. Равил абый исән-имин булсын, бергә, озаклап иҗат диңгезендә йөзәргә насыйп булсын!

  • Концертта Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм аның җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, «Мирас» инструменталь ансамбле, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Ришат Әхмәдуллин, Фәннур Мөхәммәтҗанов, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Илгиз Мөхетдинов, «Мирас» инструменталь ансамбле, сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин, рояльдә – Татарстанның халык артисты Роман Чуйнов, виолончельдә – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ильяс Камал катнашты. Юбилярны төрле елларда котлаган шәхесләрнең видеоязмалары күрсәтелде, Равил Фәйзуллин биргән әңгәмә язмасы тәкъдим ителде. Кичә Равил Фәйзуллинның җырлары белән үрелеп барды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100