“Равил ага артистларны исемле итте”. Казанда күренекле татар режиссеры Равил Тумашевны искә алдылар
Театр әһелләре ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле татар режиссеры Равил Тумашевны искә алды. Татар бистәсе зиратында каберенә чәчәкләр салдылар. Әгәр исән булса, 21 апрельдә аңа 95 яшь тулган булыр иде.
Чарада Равил Тумашевның балалары, оныклары, туганнары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы, ТР Мәдәният министрлыгы, шулай ук республиканың башка театрлары вәкилләре катнашты.
Искә алу чарасын Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова ачып җибәрде һәм алып барды. Ул Равил Тумашевның тормыш юлы белән кыскача таныштырды.
“Равил ага бик укымышлы һәм сүзенә мәгънә биреп сөйли торган кеше иде. Аның бервакытта да тавыш күтәреп сөйләшкәне, кешене рәнҗетә торган сүзләр әйткәне булмады. Ул артистларына балаларына эндәшкән кебек эндәшә иде. Соңгы көннәренә кадәр театр дип янып яшәде, әсәрләр тәрҗемә итеп, шуларны куярга атлыгып йөрде. Аның француз язучысының бер әсәрен алып килгәне әле дә хәтеремдә. Ул һаман театр һәм эш дип яшәде. Равил ага, урының оҗмахта булсын! Синең эшне дәвам итәбез, сине гел искә алабыз”, – диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Равил Тумашевның кызы Ләйсән ханым әтисе турында хатирәләр белән уртаклашты: “Ул үзенә дә, безгә карата да бик таләпчән иде. Ләкин кирәк вакытта мактый да белде. Әнием Диләрә белән алар һәрвакыт бергә иде. Бик күп эшләсәләр дә, алар безнең белән бергә булырга – чаңгы шуу, гөмбәгә йөрү кебек шөгыльләргә вакыт тапты. Әтиебез оныкларын да әкиятләр укып, аларга курчак спектакльләре күрсәтеп үстерде. Бүген безгә аларның яктылыгы, игътибары, акыллы киңәшләре җитми”.
Чарада режиссерның улы Айдар Тумашев та бар иде. “Әтине онытмаган, аның хәтерен саклаган өчен Тинчурин театры коллективына бик зур рәхмәт. Театр коллективы аның каберен һәрвакыт карап, чистартып тора”, – диде ул.
“Равил абый минем өчен режиссер да, укытучы да, әти дә булды. Бик тәртипле, акыллы кеше иде. Без аның белән 23 ел бергә эшләдек. Равил ага артистларны күтәрде, зурлады, аларны исемле итте. Ул куйган “Кыр казлары” артыннан спектакле аша тамашачылар миңа әле һаман да Ясминә дип эндәшә. Равил ага безне ачулана белмәде, ә аталарча укытты, аңлатты. Зур рәхмәт аңа барысы өчен дә!” – диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.
Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова: “Ул куйган спектакльләрдән һәрвакыт чисталык бөркелеп торды. Кеше буларак та, ул чын интеллегенция вәкиле иде. Ул артистларны “ясый” белде. Равил Тумашев Исламия Мәхмүтова, Наил Шәйхетдинов, Хәлил Мәхмүтова, Роза Хәбибрахманова, Земфира Досаева, Ринат Мифтахов кебек олпат шәхесләрне тәрбияләп, чын артист иткән режиссер”, – дип күренекле режиссер турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Чарада шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Зөфәр Харисов, Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская чыгыш ясады. Бертуган сеңлесе Зөмәрә ханым Халитова Равил агага багышлап язган шигырен укыды.
Искә алу чарасы мәрхүмнең рухына дога кылу һәм каберенә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.
Белешмә: ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашев – 1923 елның 21 апрелендә Семипалатинск шәһәрендә күренекле сәнгатькәрләр – Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар гаиләсендә дөньяга килә.
Балачагы Казанда һәм өлешчә Мәскәү шәһәрендә балалар йортында уза. 1941 елда Казан шәһәренең 15нче номерлы мәктәбен тәмамлый һәм Кызыл Армия сафларына чакырыла.
Бөек Ватан сугышы ветераны Р.Р.Тумашев 1942 елдан алып 1946 елга кадәр авыр сугыш юлы үтә; аннан демобилизацияләнеп капитан дәрәҗәсендә туган якларына кайта.
Курск боҗрасы янында барган сугышларда катнашканы һәм Украина, Польша җирләрен азат итү вакытында күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм Польша республикасының ике “Көмеш хач” медальләре белән бүләкләнә.
Соңрак Равил Тумашев Луначарский исемендәге ГИТИСка укырга керә һәм аның режиссерлар хәзерләү бүлеген тәмамлый. Диплом спектакле итеп ул М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрен сәхнәгә куя. Спектакль уңышлы чыга һәм анны 1951 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына режиссер итеп эшкә чакыралар. Биредә иҗат итү дәверендә ул В.Шекспирның “Отелло”, В.Гюгоның “Анджело”, Э.Золяның “Рабурден варислары”, Н.Хикмәтнең “Мәхәббәт турында риваять”, К.Тинчуринның “Казан сөлгесе” - җәмгысы 20 әсәр сәхнәләштерә.
1963 елда Равил Тумашев Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер итеп билгеләнә. Биредә ул Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев һәм Аяз Гыйләҗев кебек күренекле милли драматурглар белән уңышлы хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, аларның әсәрләренә хас булган поэтика, югары гражданлык һәм психологик тирәнлекне чагылдырган спектакльләр тудыра.
Театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен аңа 1966 елда “ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән маклаулы исем бирелә. Ә 1976 елда исә Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”, И.Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә” һәм Аяз Гыйләҗевның “Сары чәчәк ата көнбагыш” әсәрләре буенча куелган спектакльләре өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Равил Тумашев милли һәм тәрҗемәи пьесалар белән бергә Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”, М.Горькийның “Мещаннар”, А.Островскийның “Гаепсездән гаеплеләр”, В.Шекспирның “Гаугалы мәхәббәт”, К.Гальдониның “Берәү дә берни дә белмәсен”, Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, М.Әблиевның “Шамсекамәр”, М.Гафуриның “Кара йөзләр”, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” кебек классик әсәрләрне дә сәхнәләштерә.
1985 елда лаеклы ялга чыга һәм педагоглык эшчәнлеген башлап җибәрә. Озак еллар ул Казан театр училищесы белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында режиссерлык һәм актерлык осталыгы дәресләрен алып бара. Казан дәүләт педагогика институтының рус филологиясе бүлеге каршында оешкан студентларның әдәби-драматик түгәрәген җитәкли.
Тинчурин театры матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде.