
Рататуй рецепты «АиФ» сайтында чыкты.
- Ратату́й – француз кухнясы ризыгы, ул баллы борыч, баклажан, помидор һәм башка яшелчәләрдән әзерләнә, баклажан икрасына һәм лечога охшаган.
Кирәк
- Суган – 1 данә
- Баклажан – 1 данә
- Баллы борыч – 1 данә
- Помидор – 1 данә
- Сарымсак – 1 тырнак
- Кара борыч – тәменчә
- Укроп – тәменчә
- Петрушка – тәменчә
Әзерләү тәртибе
- Яшелчәләрне шакмаклап турарга.
- Аларны тирән табага салып, су өсти-өсти, 30 минут пешерергә.
- Пешерүнең яртысында тәмләткечләр өстәргә.
- Аш әзер булгач, вак кына туралган сарымсак салып, рататуйны капкач астында тагын 10 минут тотарга.